Традиция буенча 25 гыйнварда илебездә Студентлар көне яки Татьяна көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Белем илендә" спорт-күңел ачу бәйрәме уздырылды.
Бүген район башлыгы шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.
23 гыйнварда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны һәм 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган "Минзәлә районы - данлы йортым минем". "Ватанны саклаучылар" темаларына Стена газеталары фестивале старт алды.
Бүген 2 нче урта мәктәпнең 3 Б сыйныфында Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов катнашында Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган сыйныф сәгате узды.
Коточкыч куркыныч шартларда Ленинград кичергән мондый тарих кешелек дөньясында башка булмагандыр.
27 гыйнвар илебездә Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне озын 900 көн һәм төнгә сузылган Ленинград блокадасы өзелә.
Ленинград блокадасы алынуга багышланган тематик линейка.
27 гыйнварда Страсбургта Европа Советы Парламент Ассамблеясенең кышкы сессиясе ачылды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә министрлык сайтында предприятие җитәкчеләре һәм агрономнары өчен 2020 елда чәчү өчен ресурслар махсус бүлеге булдырылуы хакында хәбәр итә.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе искәртә, "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнарга пенсия хокукларын формалаштыру (иминият стажын һәм пенсия коэффициентын алу) мәҗбүри пенсия иминиятенә чынлыкта түләнгән иминият взносларыннан чыгып башкарыла.