Россиядә Хәрби дан көне. Воровский исемендәге поселокта Ленинградның камалыштан тулысынча чыгуына 76 ел тулу датасын билгеләп үттеләр. Коточкыч куркыныч шартларда Ленинград кичергән мондый тарих кешелек дөньясында башка булмагандыр.
Дошман камалышында калган шәһәр 900 көн һәм төн ачлыкта, бомба астында калтырап яши, әмма бирешми. Ленинград оборонасы совет халкының батырлык символы булып кала.