Традиция буенча 25 гыйнварда илебездә Студентлар көне яки Татьяна көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Белем илендә" спорт-күңел ачу бәйрәме уздырылды.
Чараның максаты: балларда танып белү эшчәнлеген, хәрәкәт активлыгын арттыру, дәүләт бәйрәмнәре белән кызыксыну тудыру.
Бәйрәмгә "Икеле"ләр патшабикәсе килеп, балаларга яхшы билгеләрнең, белемнәрнең кирәк булмавын, көннәр буе ятып торырга, күңел ачарга, башка берни дә эшләмәскә кирәклеген сеңдерергә тырышты. Ләкин балалар акыллырак булып чыкты. аның тәкъдимнәрен кабул итмәде. Алар укуның, белемнәрнең кирәклеген, өлкәннәргә ярдәм итәргә. спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген беләләр.
Ахырда балалар "Икеле"ләр патшасын төзәлергә күндерделәр. бергәләп уйнадылар.