27 гыйнварда илебез Ленинградның фашистлар камалышыныннан тулысынча азат ителүен билгеләп үтә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград үз җиңүен бәйрәм итә.
Туган шәһәрен азат итү өчен дошманга каршы сугышкан, кырыс блокаданың барлык михнәтен үз җилкәсендә татыган, ачлыкка, суыкка, бомбага тотылуларга, артиллерия утына тотылуга карамастан, яшәгән һәм көрәшкән халык җиңүен билгеләп үттеләр.
Бүген ул чорда барган вакыйгаларны күз алдына китерүе дә авыр.
27 гыйнварда педагогия көллиятенең актлар залында 1 Б төркеме блокада алынуның 76 еллыгына багышланган тематик линейка уздырды.