Бүген 2 нче урта мәктәпнең 3 Б сыйныфында Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов катнашында Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган сыйныф сәгате узды.
Ветеран хатирәләре белән уртаклашты: парашюттан сикерергә өйрәнүе, радистлар мәктәбендә укуын сөйләде. Михаил Тихонов укучыларга ата-аналарының һәм якыннарының кадерен белергә, яхшы укырга кушты, сугыш афәтләрен кичерергә язмасын дигән теләктә калды.
Сыйныф җитәкчесе Зөлфия Вәлиуллина укучыларга сугыш тарихы турында сөйләде. Укучылар рәсем һәм эшләнмәләр күргәзмәсе әзерләгән иде. Валентин Катаевның "Полк улы" әсәреннән өзек сәхнәләштерелде.