ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә министрлык сайтында предприятие җитәкчеләре һәм агрономнары өчен 2020 елда чәчү өчен ресурслар махсус бүлеге булдырылуы хакында хәбәр итә.
Биредә вегетация чорына мөмкин булган һава температурасы һәм явым-төшенәр белән танышырга, уңышны иминиятләгәндә дәүләт ярдәме чараларын һәм иминият компанияләре тәкъдимнәрен өйрәнергә, шулай ук орлыкка бәяләр, орлыкчылык хуҗалыклары рейтингы һәм минераль ашламалар китерүчеләр буеча мәгълүматлар алырга була.
"Чәчү чыгымнарының өчтән береннән артыгы - минераль ашламалар бәясе. Шуннан чыгып эш итәбез - чәчүлек җирләренең һәр гектарына кимендә 70 кг минераль ашлама кертү. Хөрмәтле хуҗалык җитәкчеләре, сатып алу вакытын сузган саен, узган елдагы кебек бәяләр югарырак булачак," - дип мөрәҗәгать итте Марат Җәббаров.
Тр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук минераль ашлмалар белән тәэмин итүчеләр турында белешмә бирде. Азотлы ашламалар белән баш тәэмин итүче "Аммоний" АҖ аммиак селитрасының тоннасын 14 мең сумга тәкъдим итә.
Агымдагы елда ярдәмнең стимуллаштыру формасы саклап калынды. Гектарга 35 кг гарантияләнгән акчалата взнос туплаган һәм районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тиешле документлар тапшырган хуҗалыклар чәчүлекләрнең һәр гектарына 515 сум бюджет ярдәме алачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.