Әлфия Когогина Россия Федерациясе Федераль Җыены делегациясенең Европа Советының Парламент Ассамблеясе (ЕСПА) делегациясе эшендә катнаша.

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнварда Страсбургта Европа Советы Парламент Ассамблеясенең кышкы сессиясе ачылды.

ЕСПАда Россия Федерациясе Федераль Җыены делегациясе эшендә Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина катнаша.

"Россия парламентының ЕСПАда контактлары соңгы ярты ел эчендә генә торгызылды. безнең алда масштаблы, мөһим бурычлар тора. Утырышларда һәм комиссияләрдә кеше белән сәүдә итү һәм мигрантларны законсыз кертүгә каршы көрәштә килешенгән гамәлләр; Европаның телләр, этник, мәдәни һәм милли күпкырлыгын саклап калу; шул исәптән элекке совет киңлеге территорияләрендә рус телле халыкларның хокуклары бозылу өлешендә; кеше күзәнәкләре һәм тукымалары белән сәүдә итү; массакүләм мәгълүмат чаралары ирегенә һәм журналистларның иминлегенә куркыныч янау; ясалма интеллект куллану белән бәйле дискриминацияне булдырмау; кеше хокуклары буенча Европа суды карарлары үтәлеше һ.б. бик күп мәсьәләләр тишереләчәк, - дип шәрехләде Когогина.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International