Үзмәшгульләр: пенсиягә акча эшләргә.

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе искәртә, "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнарга пенсия хокукларын формалаштыру (иминият стажын һәм пенсия коэффициентын алу) мәҗбүри пенсия иминиятенә чынлыкта түләнгән иминият взносларыннан чыгып башкарыла.

Үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокукый мөнәсәбтәләргә ирекле керергә хокуклы.

Теркәлү өчен яшәү урыны буенча Россия пенсия фонды Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үзең белән паспорт һәм "Һөнәри керемгә салым" махсус режимын кулланучы салым түләүче сыйфатында салым органында учетка кую турында белешмә булырга тиеш.

МӨҺИМ!!! Россия Пенсия фондына иминият взнослары суммасын түләү теләсә кайсы күләмдә, әмма 2020 елда 256185,6 сумнан артырга тиеш түгел. Иминият взносларын түләү срогы агымдагы календарь елның 31 декабреннән соңарырга тиеш түгел.

 

2020 елга билгеләнгән иминият взнослары күләме 32448 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International