Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнвар илебездә Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне озын 900 көн һәм төнгә сузылган Ленинград блокадасы өзелә.

Һәм бүген үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Блокаданың бетмәс авыртуы" баш астында әдәби-шигъри кичә уздырдылар.
Әлеге чараның максаты - үз халкыңның тарихи хәтеренә, сугыш ветераннарын хөрмәт белән караш булдыру.
Интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә китапханәчеләр камалышта калган Ленинград халкына кичерергә туры килгән авыр сынаулар турында бәян иттеләр. Ольга Берггольц һәм Роберт Рождественскийның блокада көннәрендә иҗат ителгән шигырьләре укылды. 

Ленинград оборонасы бөтен дөнҗя халкы өчен батырлык символына әверелде.
Гомерләрен безнең  якты кояшлы киләчәк өчен биргән батырлар алдында башларыбызны иябез.
Алар истәлегенә бер минутлык тынлык урнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International