Татарстанда кабат муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы старт алды. Аның зона этаплары республиканың 6 районында узачак. Спартакиаданың Кама арты зона этабы шәһәребезнең спорт объектларында узды. Бу инде муниципалитетларның өченче ярышлары. Спортның җиңел атлетика, баскетбол, бадминтон, мини-футбол, өстәл теннисы, шахмат һәм волейбол төрләрендә көч сынашырга 200гә якын хезмәткәр килгән иде.
Район башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Айдар Салахов күпкатлы йортларның җаваплы кешеләре белән очрашты. Анда шулай ук районның хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Минзәләдә гриппка каршы вакцинация башланды, прививкалар район хастаханәсенә сентябрь аенда ук кайтты. Узган ел грипптан 7600 кешегә прививка ясалган, быел 7620 кешегә планлаштырыла, шуның 2000е – балалар.
Шәһәребезнең Октябрь мәйданында районда барган өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан оештырылган ярминкәдә көзге муллык сизелеп торды.
Өлкәннәр декадасына әзерлек Иркәнәш авылында алданрак башланды. Социаль хезмәткәрләр Гөлназ Әгълиева һәм Чулпан Мирзаянова үзләре хезмәт күрсәтүче өлкәннәрнең күңелләрен күрү, аларның кәефләрен күтәрү өчен тырыштылар.
Әле кайчан гына игеннәрне урып-җыясы бар дип тора идек, хәзер инде басулар бушап калды: игенчелектә авыл эшчәннәре өчен көн кадагында торган төп мәсьәләләр – сыйфатлы чәчүлек орлыкны саклагычларга урнаштыру, кукуруз уру һәм туфракны төп эшкәртү.
Үзәкләштерелгән китапханәдә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, әсәрләрен халык яратып өлгергән, үз иткән язучы Зифа Кадырова һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу узды.