Үзәкләштерелгән китапханәдә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, әсәрләрен халык яратып өлгергән, үз иткән язучы Зифа Кадырова һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу узды.
Очрашуны үзәкләштерелгән китапханә директоры Әлфия Нәбиева ачып җибәрде, авторлар хакында кыскача мәгълүмат бирде.
Күпләребезгә “Күңел” радиосы аша, берничә котлау шигырь җыентыклары белән таныш булган Әлфия Ситдыйкова чыгышының башында ук Украина темасын кузгатты, җәлилчеләрне искә алып, аларның җәзалап үтерелүенә 75 ел тулу уңаеннан язылган шигырен укыды. Әлфия ханым үз авылы тарихын язуын, авылдан сөрелгән гаиләләр язмышы белән кызыксынуын әйтеп узды. Болардан тыш аның балалар өчен 40 тан артык китабы дөнья күргән, күбесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Рәдиф Гаташны ул “шигъри остазым” дип атый.
Китап укучылар арасыннан Лениза апа Якиева шагыйрәнең иҗатына югары бәя биреп, күңеленә хуш килгән юлларны укып күрсәтте.
“Әлфия булмаса, мин кем булыр идем?” – дип башлады үзенең чыгышын Зифа Кадырова. Әле танылу алмаган Зифа Кадырова белән радио аша интервью әзерләгән икән ул. Ике иҗат кешесе бергәләп очрашуларга йөриләр, быел гына да 22 очрашу узган. Зифа ханым бүгенге вәзгыятькә, яшьләр тормышына, катнаш никахлар темасына кагылышлы сорауларга җавап бирде, һәрнәрсәгә үз фикерен белдерде.
Зифа Кадырованың теле гади, аңлаешлы. Кайсы гына әсәрен укысаң да, сюжетларның байлыгы белән очрашасың. Әсәрләре укучыда кызыксыну уята. Укып бетерми, һич туктармын димә. Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова бер дә көтмәгәндә үзенең өч китабы белән (“Язмыш сынавы”, “Сагынырсың – мин булмам”, “Көтеп узган гомер”) әдәбият мәйданына дәррәү килеп кереп, китап сөючеләрнең мәхәббәтен яулап өлгерде. Ул 1958 елның 7 октябрендә Башкортстан Республикасының Учалы районы Ахун авылында туа. 1978 елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә, һөнәре буенча – электромонтажчы. Зифа ханым ире Марсель белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. “Гомеремнең бик авыр бер мизгелендә кичен, күңел тынычлыгы эзләп, кулыма каләм белән дәфтәр алдым”, – дип сөйли Зифа ханым үзенең ничек әсәрләр яза башлавын искә төшереп. Беренче китабын ул ике ай эчендә тәмамлый да. Китап дөньяга чыгып, бер атна да үтми, китап кибетләренә аларны сорап керә башлыйлар.
Зифа ханым – бәхетле автор. Чөнки аның язган һәр повестен татар телендә сөйләшүче бөтен Россия халкы яратып укый. Моны дәлилләп, шуны әйтәсе килә, республика күләмендә Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы» китабы 2009 елда “Иң күп укылучы” китаплар арасында икенче урынны яулаган, ә автор үзе исә Башкортстанда татар телендә чыгып килүче “Кызыл таң” газетасының лауреаты” дигән мактаулы исемгә лаек булган.
“Сагынырсың – мин булмам” повесте беренче тапкыр 2009 елда “Мәйдан” журналында басылып чыга. Әсәрдә төп вакыйгалар тасвирланган урын итеп Зифа Кадыйрова үзенең туган авылын ала. “Ахуннар көчле, горур халык”, – дип, авылдашларына мәдхия җырлый. Бу урында шуны да әйтеп үтәсе килә: Зифа Кадырова, күпсанлы сорауларга җавап йөзеннән, бу китапның русчасын да чыгарырга өлгергән. “Сумбуль” дип атала ул.
Кунаклар бик аралашучан, һәрбер гамәлгә аларның үз карашы, үз фикере бар. Ике сәгатьтән артык барган очрашуда халык авторларны тын да алмый тыңлады. Киләчәктә авторларның, берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызыклы темаларны күтәреп, төрледән-төрле исемнәр астында шигырь-поэмаларын, повесть-романнарын укырга язсын дигән теләктә һәм кабат очрашулар өмет итеп калды килгән халык. Ике автор бер-берсен тулыландырып торды.
Очрашуга Хуҗәмәт авылыннан килгән Рәйсә апа Зарипова ку- накларга күчтәнәч – чәк-чәк алып килгән, ул авторларга рәхмәт әйтеп, җылы теләкләрен җиткерде. Кичә соңында күпләр авторларның китапларын сатып алу һәм аларга автографын куйдыру бәхетенә дә иреште.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА