Шәһәребезнең Октябрь мәйданында районда барган өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан оештырылган ярминкәдә көзге муллык сизелеп торды.
Ярминкәләргә йөри-йөри активлашып, остарып беткән, үзләренең авыл җирлекләреннән ит, сөт кебек авыл хуҗалыгы продукцияләре, авыл халкының шәхси хуҗалыгында үстерелгән кош-кортын, бакча нигъмәтләрен алып килеп сатуны оештыручылар бу юлы бик канәгать калулары турында гәп кордылар.
“Сөт иле-Минзәлә” филиалы тәкъдим иткән катнаш азыкны бик тиз алып бетерделәр, бодай, арыш алучылар да, арпа, солы алыр идем диючеләр дә булды. Кадрәктән килүчеләр сөт өсте, эремчек, чәк-чәк әйбәт сатылды, дисә, Воровский исемендәге авыл җирлегеннән килүчеләр кош-корт итеннән тыш, кабакны әйбәт алдылар, икенче юлы күбрәк алып килербез, дип киләсе ярминкә турында кайгырттылар. Ярминкәнең үзенә килсәк, шәһәр халкы ит, сөт, бал, балык, йомырка, эремчек, кош-корт итләре алып кинәнде, кышкылыкка бәрәңгесен, кишерен, суганын туплап куйды, чәй табынына пешкән камыр ризыклары алды. Минзәлә урманчылыгы сату итәргә хәтта ярылган утын алып чыккан иде. Ярминкәне карап, биредә сәүдәгәрлек итүчеләрнең хәлләрен белешеп йөргән район башлыгы
Айдар Салахов мондый ярминкәләрнең Яңа елларга кадәр әледән-әле үткәрелеп торылачагын әйтте.
Галия Сәлимова, пенсионер:
– Ярминкәләрне көтеп алам. Нәрсә алачагымны алдан ук уйлап куям. Гаиләм зур түгел, 5 килодан артык ит алдым, өлкәннәргә күрсәтелгән игътибар дип кабул иттем – килосын 200 сумнан саттылар, «Вахитов» хуҗалыгыныкы, диделәр, ите бик әйбәт күренә,
Владимир Смирнов, пенсионер:
– Без гаиләбез белән эре терлек асрыйбыз, шуңа күрә ярминкәдән бодай, катнаш азык алучан. Чулманлылардан 850 сумнан 1 центнер катнаш азык, 800 сумнан 2 центнер бодай алдык. Солы да кирәк иде, анысы юк икән.
Людмила Никонорова, хезмәт ветераны:
– Әйбер мул, ни алыйм дисәң, шул бар. Кош-кортка дип бераз бодай, кышлык бәрәңге алып куйдык. Кишере дә бик әйбәт күренә, анысын да алмый булмас.
Лилия Галимова, пенсионер:
– Ярминкәдән балык алмый калган юк, бу юлы да алдык. Сөт өсте дә базардагыдан очсызрак, 100 сумга алдым. Күптән күрмәгән таныш-белешләрне очраттым, кәефем бик әйбәт.
безнең өстәмә
Менә шундый бәйрәм рухында, күтәренке кәеф белән Минзәлә район хуҗалыклары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр 5 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә дә үзләренә махсус билгеләнгән урында – “Южный” агропромпаркы сәүдә мәйданында ярминкә оештырдылар (мондый ярминкәнең чираттагысы 18 октябрьдә була).
Минзәлә ярминкәсенең үз йөзе сизелеп, күренеп торсын дип, район башлыгы Айдар Салахов ярминкәне оештыручыларга таләпләр куйды. «Продукциянең киң ассортименты булырга, тиешле санитария кагыйдәләрен истә тотарга, чисталык-пөхтәлек үтәлергә, электрон үлчәүләр, палатка-өстәлләр булдырырга, сатып алучыларны җәлеп итәрлек зәвык белән эшләнгән вывескалар куелырга тиеш», дип киңәш иткән иде Айдар Фәслахович.
Чаллыда оештырылган ярминкәдә минзәләлеләр бу көнне 32 ноктада сату итте. Биредә район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, «Татреспотребсоюз» генераль директоры Мәхмүт Фәттахов катнашындагы делегация ярминкә белән танышып чыкты, сатып алучылар белән гәп корды. Мондагы ярминкәдә бигрәк тә «Дәүләтов» КФХсының бәрәңгесе, кишере (1 кг сы 15 сумнан), хуҗалыкларның сыер ите әйбәт сатылды. «Муллахмәтов» КФХсы үзләре алып барган 320 литр сөтен (1 литры 30 сумнан) сатып бетерде.