Сөмбелә кунакта булды

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасына әзерлек Иркәнәш авылында алданрак башланды. Социаль хезмәткәрләр Гөлназ Әгълиева һәм Чулпан Мирзаянова үзләре хезмәт күрсәтүче өлкәннәрнең күңелләрен күрү, аларның кәефләрен күтәрү өчен тырыштылар.

Клубның сәнгать җитәкчесе Эльмира Галимова ярдәме белән Сөмбелә бәйрәменә сценарий әзерләп, бүләкләр хәстәрләделәр, кунаклар чакырдылар.

Юмарт Сөмбелә кунакка ипи- тоз белән килгән, уңышлары, җимешләре белән һәркемне сыйлады, аннары төрле уеннар уйнады, җыр-бию башкарды. Бәйрәмгә сугыш ветераны, Венгриядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашлары Ягъфәр Хафизовны чакырдылар. Ул бәйрәмгә җыелучылар каршында чыгыш ясады, татар халык җырын башкарды. Бәйрәм күңелләрдә җылы тәэсир калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International