Район башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Айдар Салахов күпкатлы йортларның җаваплы кешеләре белән очрашты. Анда шулай ук районның хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Мондый очрашулар халыкка файда китерергә тиеш. Сез безнең фикердәшләр, – диде җаваплы кешеләр адресына район башлыгы Айдар Фәслахович. Аннары ул районда нинди эшләр башкарылуы һәм киләсе елгы планнар турыда сөйләде. Аерым алганда, 24 программа буенча эшләр тәмамланганын билгеләп үтте, районда да бик зур эшләр эшләнгән: бу – юллар төзелү һәм ремонтлану, клублар, ФАПлар, спорт мәйданчыклары, уку йортлары, балалар бакчалары төзелү, су кертү һәм канализация. Бу елда капремонттан соң 4 зур объект тапшырылды – авыл хуҗалыгы техникумы, педколледж, коррекция интернат мәктәбе, “Шатлык” балалар бакчасы. “Идарәче компания” МУП директоры Виталий Цветков эшләнгән эшләр турында сөйләде:
– Апрельдән сентябрьгә чак- лы биш күпкатлы йортларда юынтык су торбалары алыштырылды: Изыскательләр бистәсе, 4/7, 1/10, 4/4, Западная урамы 30, Чаллы тракты, 37 йортлары. Дүрт өйнең подъездларында капиталь ремонт үткәрелде, бу – Кадомцевлар урамы 57, Изыскательләр бистәсе 1/21, 1/32а, К. Либкнехт 72 йортлары. Ике өйдә тәрәзәләр пластикка алыштырылды. Биш өйдә подъезд ишекләре җылытылды, тагын ун йортта җылытасы бар.
Мондый очрашуларны халык түземсезлек белән көтеп ала, алар монда ачыктан-ачык торак һәм коммуналь оешма җитәкчеләренә үзләренең гозерләрен җиткерәләр. Йортларның җаваплы кешелә реннән капиталь ремонтка, ишек алды территориясе, балалар мәйданчыгы, төтен юллары, балконнар ремонтлауга кагылышлы бик күп сораулар булды. Тукай урамы, 62 нче йортта яшәүче өйне начар җылыттылар дип зарланды. Чернышевский урамы, 67 нче йорт буенча җаваплы кеше юеш, капремонт булмавына зарланды. Тукай урамы, 59 нчы йортта һәрвакыт канализация тыгылуын, җыештыручыны күрмәсәләр дә, территорияне җыештырган өчен акча алуларын әйттеләр. “Идарәче компания” МУП директорының урынбасары Артур Коротин әйтүенчә, бүген халыкның идарәче компания алдында 2,7 млн сум бурычы бар. Менә шуннан агымдагы һәм капиталь ремонтлар тоткарлана. Ул йортларның җаваплы кешеләренә үзләренең йортларында яшәүчеләргә бурычларын капларга кирәк икәнен әйтергә кушты.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура һәм инвестиция үсеше буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов йорт яны территорияләренең тәр- типкә китереләчәге турында мәгълүмат җиткерде: утыргычлар, урналар, кер элгечләр куелачак. Программага Чернышевский урамы, 69, Тукай урамы, 62, Изыскательләр бистәсенең 1/7, 1/12, 3/1, 3/11, 3/12, 3/15а йортлары кергән, йортларда яшәүчеләрнең төзекләндерүгә ярдәм итүләрен сорады.
“Чиста шәһәр” МУПның эшчәнлеге турында аның директоры Алексей Вышенский сөйләде: – Контейнерларда күбрәк бакчадан чыккан, төзелеш чүп- чарлары. Без бүген беркемне дә җавапка тартмыйбыз, шушы көннәрдә безнең оешманың экологы сөйләшүләр алып барачак, башта кисәтәчәкләр, ә аннары штраф салыначак. Бүгенге көндә шәһәрдә чүп җыю өчен 138 мәйданчык һәм 60 контенейнер бар. Тагын 5 бункерга заказ бирдек, – диде ул. – Әгәр дә техникагыз булса, төзелеш калдыкларын, агач ботакларын бушлай Тауасты Байлар авылы янында урнашкан полигонга илтегез, – дип шәхси секторда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.
безнең өстәмә
Шәһәрдә тәртип булдыру өчен биш территориаль җәмәгать үзидарәсе оешкан. Аларның максаты – халыкны берләштерү, инициативаларын тормышка ашыру. Иң күп эш паркларда һәм скверларда үткәреләчәк. Булган мәсьәләләрр әкренләп чишеләчәк. Бу турыда тәфсилләп шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева сөйләде.
сан
2015 елда “Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасы буенча 10 йорт ремонтланачак, аларның җидесе – шәһәрдә: Тукай урамы 55, 57, 61, Изыскательләр бистәсе 1/20, 1/4 К.Маркс урамы, 70, Пионерская урамы 41нче йортлары, Хуҗәмәт авылында, Мирный урамы, 1, Юртау бистәсенең Солнечный урамы 4, 6 нчы йортлары.