Капиталь ремонттан соң Минзәлә Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете укылды. Бу изге бәйрәмгә килгән кунаклар: муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов, Роман атакай мөселманнарны бәйрәм белән котлады.
Бераз чигенеш ясап, алдагы көндә узган чара турында әйтеп узарга кирәктер. Билгеле булганча, Җәмигъ мәчетенә ремонт озак һәм җентекләп уздырылды һәм Корбан бәйрәменә тәмамланды. Бу зур объектта эшләгән төзүчеләрне һәм өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан мәчеткә йөрүче олы яшьтәгеләрне хөрмәтләү йөзеннән “Одзун” ресторанында бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Тантанада катнашучы муниципаль район башлыгы Айдар Салахов өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде, һәркемгә изге теләкләрен җиткерде:
– Мәчетне ремонтлауга Фаил Сабиров үзе алынды. Әлбәттә, аңа һәркем булышты. Гореф-гадәтләребезне, өлкәннәрне хөрмәт итү өчен бик кирәкле гамәл бу. Мондый биналар авылларда да булырга тиеш. Барысы да сыйфат билгесе белән башкарылды.
Җәүдәт хәзрәт Харрас Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының диния нәзараты Минзәлә районы мөхтәсибәте исеменнән алдынгы төзүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Толерантлык билгесе буларак, Җәүдәт хәзрәт чыгышларны рус теленә тәрҗемә итеп барды. Салих хәзрәт азан әйтте, вәгазьләр укыды.
Дөрестән дә, мәчет бинасы зур үзгәрешләр кичергән. Баскычларына кадәр яктырту приборлары белән җиһазланган, ишеге үзе үк бер сәнгать әсәре. Керү өлешендәге иске корылма сүтелеп, ике яктан да иркен чишенү бүлмәләре ясалган. Уң якта истәлекле такта, анда мондый сүзләр язылган: “Минзәлә Җәмигъ мәчетенә СМП “Нефтегаз” генераль директоры Фоат
Фагим улы Комаров һәм шәхси эшмәкәр Фаил Фагим улы Сабиров көче белән капиталь ремонт ясалды”. Соңгысының эш-гамәлләре турында күпләргә мәгълүм, ә кем соң ул Фоат Комаров? Минзәләлеләр хәтерлидер, моннан өч ел элек мәчеткә өр-яңа манара куелып, шулай ук бинаның тышкы ягы да үзгәреш кичергән иде. Бу күләмле эшне югарыда телгә алынган оешма башкарып чыкты. Бүгенге көндә әлеге шәхес РФ Дәүләт Думасы депутаты.
Икенче катка менү баскычы бизәкләп эшләнгән. Гомумән, биредә бары тик заманча, кыйммәтле материаллар кулланылган, эшләр яңа технологияләр белән башкарылган. Җылытылган идәннәр өчен мәчеткә йөрүчеләр аеруча рәхмәтле: “Аяклардан бөтен тәнгә җылы йөгерә. Хәзер мәчеткә килмәс җиреңнән килерсең”, – диләр алар. Электр җиһазланышын шәхси эшмәкәр Олег Иванов башкарган, бәллүр люстралардан якты нур балкый.
Шәхси эшмәкәр Фаил Сабиров эшеннән аеруча канәгать:
– Моннан ун-унике еллар элек район газетасында Никольский кафедраль соборын төзекләндерүдә катнашкан эшмәкәрләр хакында укып, ак көнләшү белән кызыгып, шул чагында ук күңелемнән “мин дә моны булдыра алам бит” дип, “орлыклар” салып куйган идем. Ниһаять, минем күптәнге хыялым тормышка ашты. Бу гамәлем шәһәр халкына истәлек булсын, бергә-бергә тынычлыкта, куанычта яшәргә язсын”, – диде.
Мәчеткә яшьләрнең елдан-ел күбрәк килүен күзәтәбез. Бу куанычлы хәл. Вәгазьләрне тын да алмыйча тыңлап торган кечкенә малайларны күреп, күңелләр рәхәтләнеп кала. Мондый матур ремонттан соң бирегә килүчеләр саны тагын да артачак әле. Мәчетләр тәрбия учагы бит. Районыбызда 23 мәчет бар. Хәер, сүз мәчетләр турында гына бармый. Шәһәрдә һәм районыбыз авылларында зиратлар тәртиптә, чистартылган булсын иде. Кайбер авылларда өмә игълан ителеп тә, килүчеләр аз була. Моның да изге гамәл булуын исебездән чыгармасак иде.