Минзәләлеләр финалга чыкты

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

Татарстанда кабат муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы старт алды. Аның зона этаплары республиканың 6 районында узачак. Спартакиаданың Кама арты зона этабы шәһәребезнең спорт объектларында узды. Бу инде муниципалитетларның өченче ярышлары. Спортның җиңел атлетика, баскетбол, бадминтон, мини-футбол, өстәл теннисы, шахмат һәм волейбол төрләрендә көч сынашырга 200гә якын хезмәткәр килгән иде.

Спартакиада уз­ган көннәрдә Минзәлә шәһәре җанланып кит­те дисәк, ялгыш булмас. Килгән кунаклар бөтен шәһәр буйлап таралы­шып, спорт объектла­рында шау-гөр килделәр. Тәкъдим ителгән һәр спорт төре өчен бездә бар уңайлыклар да тудырыл­ган, шуңадыр да Минзәлә Кама арты зонасында спорт үзәгенә әйләнеп бара. Республика ярыш­ларын даими бездә узды­рулары шуны дәлилләп тора.

Спартакиада шахмат ярышлары белән баш­ланып китте. Һәр район­нан биредә ике кеше кат­нашты. Ярышларның бу төрендә безнең район да­нын Минзәлә районы баш­карма комитет җитәкчесе Илгизәр Шагалиев якла­ды.

Соңгы елларда Минзә- ләдә күп спорт объект­лары барлыкка килде. Спорт чараларын уз­дыру өчен республика зур канәгатьләнү белән Минзәләне сайлый. Бу ярышларны да менә бездә уздырырга булдылар. Аерым спорт төрләренә килгәндә, мин үзем шах­матта, волейболда һәм тенниста катнашам. Шах­мат ул уникаль, кызыклы уен. Биредә муниципаль хезмәткәрләр үзләренең тактик уйлау сәләтен күрсәтергә тиешләр.

Иң яхшы стратеглар Актаныш районыннан килгәннәр иде, алар пьедесталның берен­че баскычында. Безнең минзәләлеләр шахматта икенче урынны яулады­лар.

“Юбилейный” спорт залында муниципаль хезмәткәрләр волей­болда көч сынаштылар. Иң массакүләм спорт төрләренең берсендә бик җанлы иде. Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов волейбол буенча район җыелма ко­мандасында өченче ел чыгыш ясый.

Спорт ярышларына би­тараф түгел мин, чөнки мин һөнәрем буенча физик культура укытучысы. Да­ими кичләрен Минзәләгә волейбол уйнарга киләм. Авыл җирлегендә дә бу юнәлештә актив эш алып барырга, яшьләрне спортка җәлеп итәргә ты­рышабыз, – диде Рөстәм Шәрәфетдинов.

Спортның бу төрендә минзәләлеләргә, гадәттә- гечә, тиңнәр булмады. Бу юлы да безнекеләр берен­че урынны яуладылар.

Алабугадан килгән кол­легалар өченче урынны алдылар. Үзидәрә ор­ганнар җитәкчеләренең, хезмәткәрләре белән беррәттән, бу ярышларда катнашулары спортчылар­га этәргеч булып торган­дыр, мөгаен.

Мин Алабуга райо­ны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урын­басары булам. Волейбол белән мәктәп елларыннан бирле мавыгам. Безнең Алабуга җитәкчеләренең матур традициясе бар, ат­нага ике тапкыр волейбол­га йөрибез без. Дөресен генә әйткәндә, команда туплавы авыр булды. Ярый әле безнең берничә төп уенчыбыз бар, – диде Константин Макаров.

Минифутбол ярышында да атлет гәүдәле муници­паль хезмәткәрләренең чын мәгънәсендә спорт­чылар икәнлеге күренде. Безнең район данын яклаган командада авыл җирлекләре башлыкла рын күрергә мөмкин иде. Мәсәлән, Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин мини-футбол­да гына түгел, баскетбол­да да катнашты. “Өметләр зурдан, ничек булса да җиңәргә тырышачакбыз”, – диде ул. Һәм шулай бу­лып чыкты да, биредә дә минзәләлеләр беренче булдылар.

Мөслимлеләр бик ак­тив һәм җиңүгә омтылып барлык ярышларда кат­наштылар. Тик гомуми нәтиҗәдә алар нибары 5 нче урынны гына яулый алдылар.

Утыз ел мин Минзәләгә ак көнләшү белән кызыгып яшим. Сездә шул кадәр бай район үзәге, җаның теләгән спорт төре белән шөгыльләнеп була, – диде Мөслим районының яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Илшат Яппаров.

Икенче көнне спарта­киада үзәк стадионда таяк тотып йөгерү белән дәвам итте һәм эстафе­та күрше Мөслим рай­он к омандасына җ иңү китерде. Сүз уңаеннан, әлеге җиңү бу спартаки­адада мөслимлеләрнең бердәнбер алтыннары булды. Актаныш команда­сы алардан азга гына ка­лышты.

Өстәл теннисына кил- гәндә, биредә шулай ук безнекеләр җиңү яулады.

18 кешедән торган Акта­ныш командасы тәкъдим ителгән һәр спорт төрендә катнаштылар. Гомуми нәтиҗәдә алар дүртенче урында булсалар, теннис- та 6 нчы гына урынга ия булдылар.

Чагыштырмача яшь бу­лып саналган спорт төре бадминтон “Юбилейный” спорт комплексында узды. Биредә җиңүче булып ак­танышлылар калды. Икен­че урынга мөслимлеләр чыкты, ә инде мактаулы өченче урында Алабуга командасы.

Баскетболда биш кенә команда катнашты. Спортның бу төрендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтүче- ләр алабугалылар бу­лып чыкты. Ә инде минзәләлеләр мактаулы өченче урында.

Узган ике елда Мама­дыш командасы җиңүче булып калган иде. Бу юлы да алар гомумкоманда за­четында җиңү яуладылар. Минзәлә командасы, во­лейболда, өстәл тенни­сында һәм минифутбол­да беренче урыннарны алып, пьедесталның 2 нче баскычына күтәрелде, өченче урында – Алабуга командасы.

акцент

Һәр зонада җиңүче дип танылган командалар фи­налда очрашып, Республиканың иң көчле муниципаль хезмәткәрләр командасы исеме өчен көчләрен сыная­чаклар. Безнең зонадан Мамадыш һәм Минзәлә коман­далары финалда катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International