2015 ел – Парк һәм скверлар елы - Актив катнашыйк

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

Район хакимиятенең утырышлар залында район башлыгы Айдар Салахов катнашында уздырылган чираттагы киңәшмәләрнең берсендә шәһәребездәге парклар, скверлар, халык күп йөри торган башка истәлекле урыннарның торышына кагылышлы сөйләшү булды.

Шәһәребездә халык яра­тып өлгергән, ял итү урынына әверелгән паркларның саны гына да 10га якын, моннан тыш скверлар, чишмәләр бар, диел­де киңәшмәдә.

– Карап тору, тәрбияләү өчен аларның һәркайсы оешмаларга, учреждениеләргә беркетелгән. Бу гына җитми, кешеләргә буш вакытларында ял итәргә, бер- берсе белән аралашу өчен, шул ук вакытта спорт белән мавыгу­чыларга уңайлы шартлар туды­рырга, махсус мәйданчыклар булдырырга, яңа элементлар кертергә кирәк, – диде Айдар Фәслахович.

Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева башкалабызда­гы Горький исемендәге паркта төшерелгән фотосурәтләрдән әзерләнгән слайд күрсәтте, тәэсирләре белән уртаклашты.

– Шәһәребездәге парклар бездән ярдәм көтә, – дип оеш­ма, учреждение җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Җиңү паркында төзекләндерү эшләре башлануы турында әйтелде. Район ветераннар со­веты рәисе Павел Петров әлеге паркта чүп калдыклары тузып ятуы турында борчылуын бел­дерде. Өстәвенә, кемдер пар­ктагы җиңүче сугышчыга куел­ган һәйкәлнең аскы өлешендәге плитәләрен куптарып таш­лаган, эскәмияләрен ваткан. Үзләренең чүпләрен якындагы чүп савытларына илтеп са­лырга иренүчеләр дә юк түгел паркта ял итеп утыручылар арасында. Менә шулай, кемдер паркларны төзекләндерүгә ку­лыннан килгәнчә өлеш кертергә тырыша, төзекләндерүдә, яшелләндерүдә катнаша, кем­дер башкаларга мәшәкать ясый – вата-җимерә.

акцент

8 октябрьдә республикабыз­да, шул исәптән районыбыз­да, территорияләрне санитар чистарту һәм тәртипкә китерү буенча экология ункөнлеге старт ала. Шушы ункөнлек кы­саларында парк, скверларны, ишек алларын, оешмаларга беркетелгән территорияләрне, башка объектларны тәртипкә китерергә, 11 октябрьдә агач утырту көне дип игълан ителсә, 18 октябрьдә – Бөтенроссия өмә көне, әлеге чараларга да актив кушылыйк, диелде чи­раттагы киңәшмәдә.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International