Кибет киштәләре күптөрле продуктлар белән шыплап тулган. Шулар арасыннан файдалы һәм сыйфатлы ризыкларны сайлап алу өчен кулланучыга бик тә игътибарлы булырга кирәк. Гадәттә, чит регионнардан кертелгән продуктларда теге яки бу кимчелекләр табыла, ә җитештерүчедән кибеткә кадәр кыска юл үткән продуктлар күпкә сыйфатлырак.
Хуҗәмәт авылы ике шәһәргә дә илтүче юл өстендә урнашкан, иң төзек һәм яшәү өчен кулай торак пунктларының берсе. Биредә халыкның тормыш- көнкүрешен тагын да уңайлы, кызыклы итү өчен авыл җирлеге, депутатлар, ветераннар советы, барлык хезмәтләр тарафыннан максатчан эш алып барыла. Бу яктан хуҗәмәтлеләр үзләрен бәхетле саный.
Ике дистәгә якын ветеран башта рәхәтләнеп үзләрен хөрмәтләгәнне тыңлады, аннан соң авыл җирлеге һәм мәктәп укытучылар әзерләгән тәмле ризыклар куелган өстәл артында сөйләшеп утырды.
Шәһәребездә кыяр үстерү белән шөгыльләнүче Вильсур Хәлиуллинга телефон аша шалтыратып хәлләрен белешкәндә, кыярларның кайчан уңыш бирүе белән кызыксынгач, ул: “Аллаһы Тәгалә кайчан бирә – шунда була” дип кыска гына җавап кайтарган иде. Ә өйләренә барып, тормышлары һәм эш процессы белән танышкач, үз көчләре, үз тырышлыклары белән уңышка ирешүче кешеләр икәненә төшендем.
Ел саен әле бер, әле икенче төбәктә Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү учреждениеләре студентлары арасында үткәрелеп килүче "Татар кызы-2015" республика бәйгесенең быелгысы Минзәләдә узды.