Хуҗәмәт авылы ике шәһәргә дә илтүче юл өстендә урнашкан, иң төзек һәм яшәү өчен кулай торак пунктларының берсе. Биредә халыкның тормыш- көнкүрешен тагын да уңайлы, кызыклы итү өчен авыл җирлеге, депутатлар, ветераннар советы, барлык хезмәтләр тарафыннан максатчан эш алып барыла. Бу яктан хуҗәмәтлеләр үзләрен бәхетле саный.
Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вильданова белән әңгәмә барышында ул җирлектәге һәр тармакны яктыртты:
– Узган елда Хуҗәмәт авыл җирлеге 1 млн сум грант алды. Бу акчаларның бер өлеше су башнясын куюга тотылды, аны эшләтеп җибәрәсе бар, биотермик чокыр булдырылды, зират коймасының бер өлеше яңартылды. Калган 80 мең сумнан артык акчаны үзара салым өчен саклап калып, аның янына дәүләттән 350 мең сум акча көтәбез. Шушы акчаларга койма тотылып бетәр дип уйлыйбыз. Гомумән, үзара салым – яхшы программа, акчаларны кая сарыф итәсен үзебез хәл итәбез.
ТСЖ ны күп еллар Рәсимә Азгамова җитәкли, эшен җайлы, тәртипле алып бара. Мирная урамындагы күпфатирлы бер йортта 1 млн 800 мең сумлык ремонт ясалган, быел суүткәргеч торбалар, канализа ция ремонтланачак. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар да юк икән.
– Бездә тормыш күпкә алгарышлы (цивилизованный), без терлек асрау өстенә, сатабыз, пешерәбез. Җирлек Чаллыга якын, М-7 трассасы да янәшәдә (бәлки бу бер үк вакытта проблема да тудырадыр). Әмма тырышкан кешегә эш җитәрлек.
Дөрестән дә, никадәр кеше эшле булган. ШЭ “Садыков” даруханәсе эшли, ШЭ “Саттаров” кулинария цехы ачып, алты эш урыны булдырылган. Аларның продукциясенә сорау зур, күрше-тирә авыллардан да килеп алалар. Шулай ук чәчтараш, тегү цехы ачылган.
“Сираев” КФХ 25 баш мөгезле эре терлек тота. Ул дәүләт ярдәменнән башка 250 метр ташлы-комлы юл җәйдергән, бүгенге көндә карда төзиләр икән, болардан тыш мөгезле эре терлек тиресен дә җыялар. Фоат Искәндәров гаиләсе белән фермада эшли, 25 баш үгез карый, Рамил Муллахмәтовның 36 савым сыеры, 25 үгезе бар. Ул көненә 150 литр сөт сата. Усайда Мирзахмәт Галиев терлек асрый, 20 гектар җире, теплицасы бар. Саный китсәң, алар шактый, телгә алмаган нар гафу итсеннәр. Кемне генә алма, ниндидер эш башкара, тырыша. Ял итәргә вакытлары калмаса да, берсе дә үкенми.
– Усайга ФАП төзегәндә щебенка җәелде, әмма авылның башка урамнарында грунт юллар шул килеш калды. Бакчарасай, Иске Александровка авылларында да шул ук хәл. Урамнарны яктыртуны үзара салым программасы буенча хәл итү мөмкин булыр бәлки. Һәркем үз вазифасын намус белән үтәсә, без яхшы яшәячәкбез, алга барачакбыз, – дип сүзен йомгаклады Гөлназ Габделәхәтовна.
“Сөт иле-Чулман” агрофирма- сының “Куйбышево” бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Гәрәев та ирешелгән уңышларны, башкарган эшләрне санап китте:
– “Куйбышево” бүлекчә- сендә 58 кеше эшли. 280 гектарда күпъеллык үләннәрне яңарттык. Ашлыкның тулаем җыемы – 20970 ц. Терлекчелеккә килгәндә, 1280 баш мал бар. 100 баш сыерга исәпләгәндә, 94 баш бозау алынды.
100 башка иң кимендә 30 процент тана кертү зарурлыгы, шулай ук чәчү әйләнешен яңадан карау кирәклеге искәртелде. Фермага бюджетта эшләүчеләрнең ярдәме кирәк, алар шимбә өмәләренә чыгып, мөмкин кадәр ярдәм итәчәкләр.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек бара. Җәмәк, Бикбау, Иркәнәш, Кадрәк авыллары үз скверларын, обелискларын яңарттылар, төзекләндерделәр. Бу иганә- челәр акчасына, инициативалы кешеләр ярдәме белән эшләнде. Шулар үрнәгендә биредә дә эш башкарырга кирәклеге ассызыкланды. РМЗ, эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән башкарып чыгарга дигән тәкъдим керде. Привольега юл кирәк, бәлки ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша программага кертеп булыр?
Сорауларның берсен күп еллар дәвамында балаларны спортка җәлеп итүдә зур өлеш керткән Флүр Галиевның тормыш иптәше Халисә Галиева бирде:
– Иптәшем балаларны көрәшкә өйрәтә. Аларны ярышларга йөртү өчен техника юк, кайчак ата-ана үзе дә илтә. Бәлки мәктәп автобусы биреп буладыр?
Шушы җирлектә яшәүче Хуҗиәхмәт ага корыган агачларны кисү, чүп җыюны оештыру проблемаларын күтәрде. “Чиста шәһәр” җитәкчесе Алексей Вышенскийга график нигезендә чүп чыгаруны оештырырга тәкъдим ителде. Сүз уңаенда, Әтрәкле, Тәкермән, Коноваловка, Юртау авыллары да шулай оештырырга телиләр. Коноваловка, Юртау авылларында чүпне контейнерларга җыялар инде. Билгеле, моның өчен түлисе була.
– Бу безнең җиребез, үзебез эшләргә тиеш, дип кабул итсәк, һәрбер башлангычны яклап чыксак, яхшы яшәрбез, – ди авыл халкы.