Дәүләт Думасы «РФ Дәүләт флагы турында» Федераль Конституцион законга физик культура һәм спорт өлкәсендә куллануны киңәйтү максатыннан беренче укылышта үзгәрешләр кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Без этаплап Россия Дәүләт флагын халык алдында куллану мөмкинлекләрен киңәйтәбез. Ул мәҗбүри рәвештә мәгариф оешмалары һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре биналарында урнаштырыла, әмма әлегә кадәр спорт объектлары исәпкә алынмаган. Шул ук вакытта спорт һәм физик культура, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру шәхес формалаштыруда һәм тәрбияләүдә, спортчыларыбызның патриотик кыйммәтләрен, казанышларын һәм лидерлыгын трансляцияләүдә зур роль уйный».
Россия Федерациясенең Дәүләт флагы дәүләт яисә муниципаль милектәге спорт объектларында даими урнаштырылачак, шулай ук рәсми физкультура чаралары һәм спорт ярышлары вакытында һичшиксез күтәреләчәк.