Кибет киштәләре күптөрле продуктлар белән шыплап тулган. Шулар арасыннан файдалы һәм сыйфатлы ризыкларны сайлап алу өчен кулланучыга бик тә игътибарлы булырга кирәк. Гадәттә, чит регионнардан кертелгән продуктларда теге яки бу кимчелекләр табыла, ә җитештерүчедән кибеткә кадәр кыска юл үткән продуктлар күпкә сыйфатлырак.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль контроль-инспекция бүлеге начальнигы Наталья Кукушкина авыл җирлекләре башлыклары, шәхси эшмәкәрләр, кибет хуҗалары каршында ясаган чыгышында инспекция төп игътибарын туклану продуктларына карата булган мәҗбүри таләпләрнең ни рәвешле үтәлүенә юнәлдерүен әйтеп узды. Узган ел Минзәлә районы кулланучыларыннан кергән 241 гариза тикшерелгән. Бәхәсле очраклар булганда, судка барып җитми генә, 174 мең сум акча кулланучыларга кире кайтарылган. Кулланылу вакыты чыккан товар сату буенча 34 очрак теркәлгән, 42,1 мең сумлык сыйфатсыз товар юк ителгән.
Узган ел район буенча 1826,3 литр алкоголь һәм составында спирт булган продукция кулланылыштан алынган, шуларның 1799 литры Казахстанда җитештерелгән алкоголь продукциясе. Әлеге төр продукция техник спирты түбән дәрәҗәдә чистартылу белән генә түгел, ә анда күп микъдарда синтетик ароматизаторлар, буягычлар һәм башка кушылмалар булу белән дә кеше организмы өчен куркыныч тудыра. Алкоголь продукциясен ваклап сатуда хокук бозган өчен район буенча гомуми суммасы 9 мең сумлык штраф салынган, шуның 3 меңе түләнгән.
Минзәлә районы буенча алкоголь продукциясен ваклап сатуга 27 оешманың лицензиясе бар, 108 ноктада бу төр продукция белән сәүдә итәләр. Узган ел 39,4 мең дал алкоголь продукциясе сатылган, 2013 ел белән чагыштырганда 95 процентны тәшкил итә.
Мәктәп укучылары арасында кулланучыларның хокуклары буенча республика олимпиадасы уза. Узган ел әлеге олимпиадада 676 укучы катнашкан. Җиңүчеләргә инспекция тарафыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Кызганычка каршы, Минзәлә районы буенча бу олимпиадада катнашырга теләк белдерүче булмаган.
сан
Узган ел шартлы рәвештә һәр минзәләлегә 13,5 литр алкоголь продукциясе сатылган (2013 елда – 14,1 литр). Чагыштыру өчен Казанда бу сан – 17,6 , респуб- лика буенча – 15,2 литр.
сүз уңаенда
Хөрмәтле кулланучылар, әгәр дә сез теге яки бу товар алганда кулланучы буларак хокукларыгыз бозылган дип уйлыйсыз яки нинди дә булса сорау-тәкъдимнәрегез бар икән, түбәндәге “кайнар линия” телефоннарына шалтырата аласыз: 8(8552) 71-43-03 (Чаллы), 3-20-51 (Минзәлә).