Коноваловка авыл җирлегендә ветераннарга медалләр тапшырдылар

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

 Ике дистәгә якын ветеран башта рәхәтләнеп үзләрен хөрмәтләгәнне тыңлады, аннан соң авыл җирлеге һәм мәктәп укытучылар әзерләгән тәмле ри­зыклар куелган өстәл артында сөйләшеп утырды.

Бу тантананың тагын бер күркәм ягы шунда – ике милләт халкы дус аралашып яшәгәнлеге бөркелеп торды. Залда утырган бар халык Тупачта яшәүче Фәүзия Хуҗина язган “Картлык” бәетен тын да алмый­ча тыңлады, аннан соң Фаина Белова башкаруында­гы җан өзгеч “Алексей, Алешенька, сынок” җырын күз яшьләрен сөртә-сөртә кушылып җырлады. Кичәдә катнашкан шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысо­ева үз чыгышын барлык ветераннарны котлауга ба­гышласа, Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова иң беренче итеп бердәнбер сугыш ветера­ны Хәсән Нәфыйковны котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International