Фәрих бәйрәм үткәрде

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Узган атнада Җәмәк авылында да кыш озату бәйрәме үтте. Бәйрәмгә килгән халык рәхәтләнеп таудан шуды, бау тарттылар, автомобиль резинасы, ягъни покрышкасын еракка ыргыту, чана белән ераклыкка шуу һәм башка ярышларда катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр өләшенде. Җыелган халык рәхәтләнеп күңел ачты, шашлык һәм уха белән сыйланды. Әлеге бәйрәмнең төп химаячесе – Фәрих Хәбибуллин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International