Минзәлә районында өстәл теннисы буенча турнир узды

2015 елның 27 марты, җомга
Аю мәктәбе икенче ел рәттән үзенең бинасында Минзәлә районының авыл мәктәпләре арасында өстәл теннисы буенча турнир уздыра. Быел шулай ук якын арадагы Актаныш, Мөслим һәм Тукай районнарының авыл мәктәпләре чакырылган иде. Тантаналы ачышта сугыш ветераны Хасан Гатауллин да катнашты, ул балаларга әлеге бәйгедә уңышлар теләп калды. 12 команда арасында беренче урынны Аю мәктәбе, 2 нче урын Тауастыбайлар, 3 нче урын Иркәнәш мәктәпләре яулады. Турнирның спонсорлары  «Квадрат» базасы(Сабиров.Ф.Ф.), Минзәлә  АТП(Каримов Р.Г.), отдела образования(Габдуллин Н.С.), агрофирмы Мензеля-Сот Иле(Саубанов И.Х.) и Аюавыл җирлеге (Фаррахов И.Р.).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International