Ветеринарлар чик сагында

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясе чигендәге һәм Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе чик буе ветеринар контроль бүлеге инспекторлары дөньяда катлаулы эпизоотик хәл булуы хакында кисәтә. Халыкара эпизоотик бюро биргән мәгълүматлар буенча, агымдагы елның гыйнвар аенда хайваннарда очрый торган аеруча куркыныч дип саналган 717 авыру теркәлгән. Россиядә дуңгызларда очрый торган африка чумасы авыруы буенча 13 очрак ачыкланган. Чит илләрдә хайваннарда башка төр авырулар да теркәлгән. Әйтик, тилчә, кош гриппы, блютанг, котыру авыруы, сарык һәм кәҗәләрдәге чәчәк авыруы (оспа) һәм башкалар. Әлеге авыруларның безнең илгә үтеп керүен булдырмас өчен чит илгә чыкканда һәм илгә кире кергәндә түбәндәге таләпләрне сакларга киңәш ителә: – Ерак һәм якын чит илләрдән, имин булмаган регионнардан хайван итеннән җитештерелгән чи продуктлар алып кайту тыела. Пассажирлар сумкасында әлеге продуктлар табыла икән, алар юк ителергә тиеш. – Дәүләт ветеринар күзәтчелеге контроле аша узучы йөкләр – хайваннар, кошлар, балыклар, ит, аучы трофейлары һ.б. экспортлаучы ил биргән ветеринар сертификатка ия булырга тиешләр. Сертификатлары булмаган йөкләр чик аша үткәндә алына һәм юк ителә. Дәүләт ветеринар күзәтчелеге аша уза торган йөкләрне илгә алып керү- алып чыгу буенча тулырак мәгълүматны 8(8552) 71-25-35 (Чаллы), 8(843) 277- 65-83, 277-52-79 (Казан) телефон- нары аша белешергә мөмкин, язма мөрәҗәгатьләр өчен рәсми сайт – http// rsn-rt.ru, дип хәбәр итә Россия Федерациясе чигендәге һәм ТР буенча Россельхознадзор идарәсе чик буе ветеринар контроль бүлеге дәүләт инспекторлары А.Литвинов, Е.Юнусова, Л.Шабиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International