Шәһәребездә кыяр үстерү белән шөгыльләнүче Вильсур Хәлиуллинга телефон аша шалтыратып хәлләрен белешкәндә, кыярларның кайчан уңыш бирүе белән кызыксынгач, ул: “Аллаһы Тәгалә кайчан бирә – шунда була” дип кыска гына җавап кайтарган иде. Ә өйләренә барып, тормышлары һәм эш процессы белән танышкач, үз көчләре, үз тырышлыклары белән уңышка ирешүче кешеләр икәненә төшендем.
Хәлиуллиннар гаиләсе Минзәләгә биш ел элек килеп төпләнә. Аңа кадәр Аю авылында яшиләр. Аюда йорт салып, бакчаларының 3-4 сутый җирендә теплица ясап, кыяр үстерү белән шөгыльләнәләр. Шәһәргә күченеп килгәч тә, Садак бистәсендә ипотека программасы буенча зур йорт җиткерәләр, бакчаларының 10 сутыенда теплица корып, шунда кыяр үстерүләрен дәвам итәләр.
– Теплицаны декабрь аенда ук яңартып, берничә кат яңа полиэтилен белән төреп куябыз. Февраль аенда кыяр орлыкларын теплица эчендәге махсус өстәлләргә чәчәбез. 15-18 көннән рассадаларны җиргә утыртабыз. Шуннан соң башлана инде тынгысыз эшләр, – ди үзен һәвәскәр бакчачы дип санаучы Вильсур абый эш процессы белән таныштырып. – Орлыкларны Башкортстан якларыннан, Туймазыдан алып кайтабыз. Анда теплицаларны гектарлаган мәйданнарда тоталар. Яңа технологияләрне дә шул як бакчачылардан өйрәнәбез, өстәмә рәвештә интернет чыганаклардан, китаплардан укып танышабыз. Гадәттә сыналган үз технологияләребез белән эш итәбез. Сортка килгәндә, кыс- ка булып үсүче “Кураж” сортын утыртабыз. Быел теплицага ике меңнән артык кыяр үсентесе утырттык, аларның һәрберсе яшь бала кебек бит. Вакытында мыекларын өзәргә, тамырларын туфрак белән капларга, чүбен утарга, тырмаларга, су сибәргә кирәк. Кыяр үстерү ул бит сезонлы эш, минем өчен ул хобби кебек. Моннан тыш, төп эшем бар – нефтьче булып эшлим, иптәшем Гөлназ гимназиядә укыту эшләре бу енча директор урынбасары.
Үзләре эштә вакытта теплица белән күбрәк Гөлназның әтисе – Рәшит абый җитәкчелек итә. Аңа ярдәмгә тагын сезонлы ике эшчеләре бар.
– Теплицада эш күп, барыбызга да җитәрлек, – ди Вильсур Хәлиуллин. – Ябык урында яшелчәләр үстерү зур җаваплылык, тәҗрибә сорый. Барлык эшләр дә төшкә чак- лы эшләнә, төштән соң кыяр үсентеләренә тияргә ярамый, яфраклары җәрәхәтләнергә мөмкин, ә бу исә инфекция чыганагы булып тора. Салкын тисә дә озак авырыйлар, артык кызуны да яратмыйлар.
Теплицага җылы үткәрелгән, кое казылган. Корылма эчендә температураны 16 градустан төшермәскә, ә 25-27 градустан югарыга күтәрмәскә тырышалар. Кыярларга кое суы гына сибәләр. Гадәти суүткәргечтән килгән суда хлор бар, ә ул яшелчәләргә зарарлы. Кыяр сезоны беткәч, өмә ясап, теплицаның полиэтиленнарын салдыралар, корыган сабакларын, чүпләрен түгәләр. Участокларына төп ашлама – тирес кертәләр.
– Минзәләдәге шәхси кибет- ләр белән эшлим мин, кайсы кибеткә кирәк – шалтыраталар да, үзем илтеп бирәм. Өйдән килеп алучылар да бар, уңыш мулдан булганда Чаллыга да илтәм, – ди уңган бакчачы.
Теплица тоту, кыяр үстерү технология-ләре хакында озаклап сөйләргә мөмкин, ләкин әлеге эшләрне башкарып чыгу зур тырышлык, сабырлык, һәр технологияне төгәл үтәүне таләп итә. Моны һәркем эшли алмый. Ә әлеге гаилә бу эшне яратып, күңел биреп башкара, балалары да әти-әниләре кебек тиктормаслар, белемлеләр. Зур уллары Самат Лениногорскийдагы нефтьчеләр техникумында, кызлары Энҗе гимназиянең 8 нче сыйныфында белем ала. Укудан тыш Энҗе “Уен” бию ансамбленә йөри, төрле конкурс, фестивальләрдә чыгыш ясый. Кечкенәләре Айнар да быел гимназиянең 1 нче сыйныфын тәмамлаячак, боз сараена хоккей секциясенә йөри, турнирларда катнаша. Әтиләре Вильсур да белемен арттыру белән мәшгуль, Уфадагы нефтьчеләр университетында икенче югары белемен ала.
акцент
Хәлиуллиннарга барган көнне көн кичкә авышкан иде. Рәт- рәт түтәлләргә утыртылган, вертикаль рәвештә бертигез үрмәләгән ямь-яшел яфраклы кыярлар яхшы тәрбия һәм игьтибардан бик канәгать булып, тыныч кына үсеп яталар. Эшчеләр төшкә хәтле көндәлек эшләрне тәмамлап кайтып киткәннәр. Ә Рәшит абый исә һаман шунда кайнаша: түшәмдәге полиэтиленга пардан җыелган су тамчыларын ипләп кенә зур таяк белән кагып төшерә. Шулай эшләмәгәндә су тамчылары төнлә кыярлар өстенә тамчылап торачак икән, ә моны кыярлар яратмый. Кыяр үсентеләре арасында чәчәккә бөреләнгәннәре дә, кечкенә генә кыяр биргәннәре дә бар иде. Ә шушы көннәрдә әлеге кыярлар җитлегеп, шәһәребез кибетләренә сатуга чыгачак.
Дифиза НУРИЕВА