ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга

“Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә районда гына түгел, республикада да беренчеләрдән булып керештеләр. Әлеге агрофирманың Кадрәк хуҗалыгы 900 гектарда көзге чәчүлекләрне тукландырды.


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенең апрель аеның 73 "кайнар элемтә"нең графигы

РФ Президенты 2015 елда запастагы гражданнарны хәрби сборларга чакыру турында указга кул куйды. Соңгы тапкыр бу сборлар 2008 елда уздырылган иде.


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасында җәмәгатьчелекне кабул итү җитәкчесе буларак ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаеваның Минзәләдә  гражданнар кабул итәчәк.

Бөгелмәдә “Моңлы тамчы”-“Звонкая капель” балалар фольклорының III республика фестивале узды. Анда 16 районнан барлыгы 300 дән артык бала катнашты. Минзәлә районын Николаевка мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Калинка” балалар фольклор ансамбле тәкъдим итте.

Коноваловка авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум 17 май көнне үтәчәк.


31
март, 2015 ел
сишәмбе

Бу очракта талант сүзенә башка мәгънә бирермен дигән идем. Укучым аңлар дип ышанам.

Урыс авылының олы ихтирамга ия кешесе, укытучы, остаз, РСФСРның, СССРның мәгариф отличнигы, башка бик күп бүләкләр иясе Нәзирә Миңнемәхәммәт кызы Хаматовага 85 яшь тулды. Нәзирә апаның язмышы, тормыш юлы илебез, халкыбызның XX гасырга караган тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

Чираттагы медалләр тапшыру Иркәнәш авылында узды. Бу тантанада Минзәлә муниципаль районы Советының аппарат җитәкчесе Роза Салдаева катнашты. Ул 23 ветеранны котлады, һәрберсенә кулын кысты һәм медаль такты.

Мәгълүм булганча, катлаулы икътисадый ситуация шартларында Русиянең эре кибетләр челтәрләре социаль әһәмияткә ия 20дән дә ким булмаган товарларга ике айга бәяләрне «туңдыру»га килешкән иде. Эре сәүдә кибетләрендә азык-төлек продуктларына бәяләрнең артуына чик кую өчен “Бердәм Россия” партиясе “Халык контроле” проектын эшләтеп җибәрде. Шушы проект кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә бүлекчәсе җитәкчесе Елена Сысоева бер төркем халык контролерлары белән рейд үткәрде. Рейд барышында шәһәребездәге “Магнит” (Коммунистическая урамы), “Пятерочка” (Красноармейская урамы), “Чаллы икмәге” (Изыскательләр урамы) кибетләрендә социаль әһәмияткә ия товарларга бәяләр тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International