Референдум 17 майда үтәчәк

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

Коноваловка авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум 17 май көнне үтәчәк.

Җирлеккә кергән һәр авыл халкы үзләренә генә кирәк объект өчен акча җыячаклар. Референдумда күпчелек әйе, дисә, елга бер тапкыр бирелә торган сумманың күләме – 350 сум булачак. Әлеге сумма махсус счетка җыела, ул акча авыл җирлеге түгел, ә махсус комис­сия карары белән бүленәчәк. Иң мөһиме – Татарстан хөкүмәте халыктан җыелган һәр бер сумга дүрт сум өстәп бирә. Нәтиҗәдә шактый зур сумма җыела, ә аңа авыл җирлегендәге төзекләндерү буенча шактый про­блемаларны хәл итеп булачак.

безнең белешмә

Шундый референдумны былтыр үткәргән Хуҗәмәт һәм Әтрәкле җирлекләренә хөкүмәт акчасы да кайтты инде. Хәзер башкарыласы эшләрне конкретлаштыру бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International