Сагыш тудырган талант

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Бу очракта талант сүзенә башка мәгънә бирермен дигән идем. Укучым аңлар дип ышанам.

Сүзем Боерган авылында үткән “Чебенле” (Тойгузи­но”) авылы Татар язмышын­да” дигән китапны тәкъдир (презентация) кичәсе ту­рында. Бу хакта мәгълүмат бирергә җыенуымның сәбәбе – әлеге китапның авторы – минзәләлеләрнең күбесе белгән Азат Хаҗиев булуы этәрде. Азат Хаҗиевның тита­ник хезмәт башкаруы китапның калынлыгында гына түгел. Ул бу китапта аерым гаиләләр аша, авыл шәҗәрәсен туды­ра алган. Бу кичәдә фото­лар белән тулыландырылган истәлекләрнең видеовари­анты да күрсәтелде. Азат Хаҗиевны зурлаган бу кичәдә үзе якташыбыз Юныс Юсупов­ка хөрмәтен күрсәтте. Әмма әлеге кичәдә катнашкан 44 ел элек авылыннан кубарыл­ган (Чебенле дә су астында калган авылларның берсе) халыкның чираттагы җыелуы булып чыкты бу чара. Аның җылы, эчкерсез һәм сагыш белән үтүен анда катнашып кына аңлап була. Ялгышсам гафу үтенәм, Минзәләнең баш­ка авылларында (Чебенле дә элек Минзәләнеке булган) мон­дый очрашуларның зур бәйрәм төсендә үткәнен хәтерләмим. Кара күл, Яңа Бикчәнтәйдә яшәүчеләр һәм аларның бала­лары үзара очрашулар үткәрә бугай.

Ә Чебенле халкының са­гышын талантлары, күре- некле кешеләре баса. Фәрит Хәмәтдинов, Рөстәм Әхмәтҗановның исемнәре еш яңгырады бу кичне. Танылган җырчы Илдар Әхмәтов та үз нәселе Чебенледән булганына горурланып җырлады. Оешты­ру талантлы итеп үткәрүнең тагын бер факты – халык традицияләрен дә онытмый­лар. Быел беренче карга бот­касын әлеге авылда ашау бәхете тәтеде.

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International