Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Корбангалина Рәҗибә Уматкул кызы 96 яшен билгеләп үтә.

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Рәҗибә Уматкул кызы 1930 елның 23 апрелендә Мөслим районының Татар Бүләре авылында туа.

Сугыш елларында колхозда, кырларда эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга, кибеттә сатучы булып эшли. Горторгтан пенсиягә чыга.  

Рәҗибә Уматкуловнаның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән 2 бала, 4 онык, 7 оныкчык үстергәннәр.


 

Хөрмәтле Рәҗибә Уматкуловна!

Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!

Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International