“Калинка” фестивальдә катнашты

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

Бөгелмәдә “Моңлы тамчы”-“Звонкая капель” балалар фольклорының III республика фестивале узды. Анда 16 районнан барлыгы 300 дән артык бала катнашты. Минзәлә районын Николаевка мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Калинка” балалар фольклор ансамбле тәкъдим итте.

Көннең беренче ярты­сында ансамль Зелено­рощинск авылындагы мәдәният йортында чы­гыш ясады. Соңыннан балалар Бөгелмә шәһәре буйлап экскурсиядә йөрделәр, мастер-клас­сларда катнаштылар, әкият геройлары белән төрле уеннар уйнадылар. Бөгелмәнең техниклар йортында узган гала кон­цертта ансамбль “Ой, сад во дворе” дип аталган рус халык җырын башкарды.

Фестивальдә катна­шучы бар коллектив­лар да диплом, Татар­станда яшәүче төрле милләтләр мәдәнияты хакында язылган матур бизәкле китап, сувенир­лар һәм тәм-томнар белән бүләкләнделәр. Язгы каникул чорында әлеге фестивальдә катнашу өчен автобус белән ярдәм иткән АТП директоры Ра­мил Кәримовка һәм ав­тобус шоферы Вячеслав Плоховка рәхмәтебезне белдерәбез.

Надежда ОВРАМЕЦ,

Николаевка мәдәният йор­ты директоры, “Калинка” ба­лалар фольклор ансамбле җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International