Мәгълүм булганча, катлаулы икътисадый ситуация шартларында Русиянең эре кибетләр челтәрләре социаль әһәмияткә ия 20дән дә ким булмаган товарларга ике айга бәяләрне «туңдыру»га килешкән иде. Эре сәүдә кибетләрендә азык-төлек продуктларына бәяләрнең артуына чик кую өчен “Бердәм Россия” партиясе “Халык контроле” проектын эшләтеп җибәрде. Шушы проект кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә бүлекчәсе җитәкчесе Елена Сысоева бер төркем халык контролерлары белән рейд үткәрде. Рейд барышында шәһәребездәге “Магнит” (Коммунистическая урамы), “Пятерочка” (Красноармейская урамы), “Чаллы икмәге” (Изыскательләр урамы) кибетләрендә социаль әһәмияткә ия товарларга бәяләр тикшерелде.
– Безгә бәяләр үзәк офистан электрон юл белән килә, ценникларга шуны язып куябыз, – диде “Магнит” кибете директоры Елена Горчинская безнең кызыксынуыбызга җавап итеп.
Шулаен шулайдыр, әмма сатып алучылар кайсы азык- төлекнең социаль кәрҗингә кергәнен каян белергә тиеш соң? Биредә бәяләр белән танышып чыктык, кайбер товарларга ташламалар күзгә ташлана. Касса янында кулга алган буклетта 20 процент ташлама ясалган товарлар исемлеге, аның аша мондый акцияләрнең һәркөнне оештырылуын белдек.
“Пятерочка” кибете директоры Роза Бәхтиярова үзләренең сәүдә челтәренең федераль акциягә кушылуын, шушы хактагы күрсәтмәнең һәм бәяләре “катырылган” социаль әһәмияткә ия булган товарларның исемлеген үзәк офистан февраль ахырында ук җибәрүләрен әйтте.
– Кибеттә моңа кадәр дә даими ташламалар, төрле акцияләр ясалып килә иде. Чираттагы акция безнең кибеттә 27 февральдән 27 апрельгә кадәр барачак. Сатып алучылар белеп торсын өчен социаль кәрҗиндәге товарларның исемлеген “Кулланучы почмагына” да элеп куйдык, – диде ул.
Бу кибеттә сатып алучыга шунысы уңайлы итеп оештырылган: акция буенча сатылучы товарларның кайсы киштәдә урнаштырылуын югарыдагы таблоларга карап белергә була.
Әңгәмә барышында кибет директоры: “Без һәр сатып алучы өчен көрәшәбез”, дигән иде. Сатып алучы кайда бәяләр очсызрак, хезмәт күрсәтү сыйфатлырак, шунда ияләшә бит ул. Сәүдәгәрләрнең үз мәшәкатьләре, сатып алучыларын кулдан ычкындырасы килми. Бәяләрнең чиктән тыш арттырылуына юл куймас өчен шәһәр үзәгендәге әлеге ике сәүдә челтәре – “Пятерочка” белән “Магнит”кибетләре директорлары атнага бер тапкыр “кунакка йөрешәләр” икән. “Без аларга барып, алар безгә килеп бәяләр белән танышабыз, яңалыклар булса, фотоларга төшереп алабыз”, – диде Роза Бәхтиярова.
Рейдны Изыскательләр бис- тәсендә дәвам итеп, “Чаллы икмәге”нә кердек. Әлеге кибетнең директор урынбасары Юлия Николаева безне әлеге товарлар исемлеге белән таныштырды. Хәер, моны кибет киштәләренә күз йөртеп алуга ук шәйлисең. Мондый товарларга “Социальная корзина” дип язылган ценниклар куелган. Болардан тыш та байтак акцияләр бар иде, аларның да ценниклары бик зәвык белән ясалган, төсле кәгазьдән булгач, сатып алучыга да бик уңайлы. Мондагы кебек кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын башкаларга да өйрәнү зыян итмәс иде.
Нәтиҗә чагыштыруда күренә, диләр. Башка кибетләр белән чагыштырганда “Пятерочка”да 2,5 процентлы сөт (Алабуганыкы) иң очсызы – 30 сум 75 тиен, “Магнит”та – 31 сум, “Чаллы икмәге”ндә 31 сум 50 тиен. “Чаллы икмәге”ндә югары сортлы он, карабодай, дөге, тары кебек ярмаларның хакы «тешләми». Икмәкләрен үз итүче кулланучылар өчен ул биредә, әлбәттә, башка кибетләрдәгегә караганда иң арзан хакка сатыла. Кайчандыр бер газета укучыбыз биредә икмәкнең төреп сатылуына канәгатьсезлек белдергән иде. Мондагы кебек үз-үзеңә хезмәт күрсәтелүче кибетләрдә икмәкне төрмичә сату, киресенчә, санитария таләпләрен сакламау булып санала ул, ди сәүдә хезмәткәрләре.
Рейд барышында шунысы күзгә ташланды: бер үк җитештерүче товарларына бәяләр төрле кибеттә төрлечә. Әйтик, экстра тозын гына алсак та, бер кибеттә ул 11 сум 70 тиен (“Магнит”), икенчесендә 12 сум 05 тиен (“Пятерочка”), ә өченчесендә 8 сум 30 тиен (“Чаллы икмәге”). Шикәр комының 1 килосы “Магнит”та 49 сум 60 тиенгә, “Пятерочка”да 50 сум 65 тиенгә сатыла. “Чаллы икмәге”ндә шикәр комы (900 граммлы) социаль кәрҗиндә, бәясе 45 сум 50 тиен. Шуңа да карамастан, шикәр комы «Магнит»та очсызрак, 1 килосы 49,60 сум. «Золотая семечка» кебек көнбагыш маеның очсызлысын «Пятерочка»да очраттык.
Рейд нәтиҗәләре менә шундый. Елена Сысоева мондый рейдларның тагын үткәреләчәге, аларда продук- цияләрнең сыйфатлары да тикшереләчәге турында әйтте.
Григорий Хореев, пенсионер:
– Мондый “катыру” инициативасы белән чыккан сәүдә челтәрләре хуплауга лаек, әлбәттә. Әмма мондый тәкъдимне алар элегрәк кабул иткән булсалар, бик әйбәт булыр иде. Чөнки аңа кадәр бәяләр сизелерлек күтәрелде бит.
Алсу Идиатуллина, сатып алучы:
– Бу “катыру” үзен нык сиздерә, алайса бәяләр бик сикерешә башлаганнар иде бит. Шуңа күрә “социаль кәрҗин”дәге бәяләрне түзәрлек дип саныйм. Моннан соң күтәрелсәләр, нишләрбез?
Социаль мөһим товарларга ит, тавык, катырылган балык, сөт һәм кайбер сөт ризыклары, шикәр, тоз, сыек май, ярмалар, бәрәңге, кәбестә, алма һәм башка кайбер азык-төлек товарлары керә.