Урыс авылының олы ихтирамга ия кешесе, укытучы, остаз, РСФСРның, СССРның мәгариф отличнигы, башка бик күп бүләкләр иясе Нәзирә Миңнемәхәммәт кызы Хаматовага 85 яшь тулды. Нәзирә апаның язмышы, тормыш юлы илебез, халкыбызның XX гасырга караган тарихы белән тыгыз бәйләнгән.
Нәзирә апа 1930 елның 10 гыйнваренда Күзкәй авылында (хәзерге Тукай районы) дөньяга килә. Гаиләдә бертуган апасы Тәнзиләдән тыш, сеңлесе Хәния (педучилищеның легендар укытучыларының берсе), энесе Рәис тә була. Әтиләре Миңнемәхәт абыйга ялган гаепләр тагып, НКВД кешеләре кулга ала, үлем җәзасына хөкем ителә. Халык дошманы хатыны – әниләренә дә тыныч тормыш тәтеми, колхозда авыр эшләрдә, урман кисүдә эшли. Дүрт бала әби-бабай тәрбиясендә үсә. “Алар булмаса, белем алырга мөмкинлегебез булмас иде” дип искә ала әби-бабайларын Нәзирә апа.
Нәзирә апа урта мәктәпне 1947 елда тәмамлый. Шул ук елны мөгаллимә буларак хезмәт юлын Гөлек башлангыч мәктәбендә башлый. Соңрак Минзәлә педагогия училищесында, Алабугадагы укытучылар институтында белем ала. Ә инде 1954 елдан башлап, тормышын Урыс авылы белән бәйли. Шул елдан алып, 1986 нчы елда лаеклы ялга чыкканчы, Урыс башлангыч мәктәбендә балалар укыта. Вахитов хуҗалыгында гомер буе хисапчы, баш бухгалтер булып эшләгән Нәгыйм абый Мәрданов белән тормыш корып, үрнәк гаилә булып яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да югары белем алып, тормышта лаеклы урын табалар. Кызганыч, кече уллары Илдус та, Нәгыйм ага да инде вафат.
Урыс башлангыч мәктәбе 60-70 елларда терәк мәктәп булып тора. Татар башлангыч мәктәпләре өчен әзерләнгән дәреслекләр Урыс башлангыч мәктәбендә сынау уза. Дәреслек авторлары мәктәпкә үзләре килеп, дәресләргә кереп, дәреслекләрнең отышлы һәм җитешмәгән якларын турыдан-туры укыту процессында карап, дәреслеккә, программаларга төзәтмәләр кертеп нәшер итәләр иде. Дәреслек төзүчеләр, галимнәргә гади авыл мәктәбендә дәрес бирү гаҗәеп зур җаваплылык таләп итә. Әнә шул агач, гади авыл мәктәбендә нинди талантлы, зыялы шәхес – Нәзирә апа гомере буе хезмәт куйган. Әле аннан өлкәнрәк 92 яшьлек Саима апа да исән. Нәзирә апаның зур йортына кергәндә аның өстәлендә “Минзәлә” газетасы ята иде. “Хәрефләре вак булып күзем күрмәгәч, лупа белән укыйм” – диде. Алгы яктагы бер өстәл исә дини китаплар белән тулы. Аларны да укый Нәзирә апа, намазларын да калдырмый.
Нәзир апа ягыннан да, Нәгыйм абый ягыннан да нәселләрендә эшлексез, ялкау кешеләр, хөрәсәннәр юк. Аларның нәселенә тирә-якта күренекле бакчачы, умартачы Габденур Хуҗин да, әнисе ягыннан танылган җырчы Тамчыгөл Камаева да, районыбызда, аннан читтә эшләүче бик күп җитәкчеләр, тырыш, фидакяр кешеләр барып тоташа.