Барысына да өлгереп булырмы?

2015 елның 3 апреле, җомга

“Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә районда гына түгел, республикада да беренчеләрдән булып керештеләр. Әлеге агрофирманың Кадрәк хуҗалыгы 900 гектарда көзге чәчүлекләрне тукландырды.

Ашлама туплау дәвам итә, булган запас белән бер гектарга фәкать 11,3 (тәэсир итүчән матдә) килограмм гына туры килә. Иң күп ашлама Мөшегедә. Хәтта “За­иковский” хуҗалыгында да бер гектарга 17,66 кило­грамм гына запас тупланган. Тотрыксыз һава шарт­ларында гарантияле уңыш алу өчен чәчүлекләрнең 1 гектарына 125 килограммга хәтле ашлама белән тукландыру сорала. Хуҗалыкларда чәчеләсе орлык сакланган складларга җанлылык керә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International