РФ Президенты 2015 елда запастагы гражданнарны хәрби сборларга чакыру турында указга кул куйды. Соңгы тапкыр бу сборлар 2008 елда уздырылган иде.
Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров әйтүенчә, сборны үткәрү урыны һәм вакыты билгеләнмәгән, бөтен мәгълүмат җәй көне билгеле булачак. Безнең сорауга ул сборларның бөтен дөньядагы сәяси хәлгә, шул исәптән Россиядә һәм күрше дәүләтләргә бернинди бәйләнеше булмавы турында әйтте:
– Турыдан-туры хәрби сборлар бернинди күрше дәүләтләр һәм бернинди хәл белән дә бәйләнмәгән. Федераль закон буенча запаста булган гражданнар яңа белгечлекләрне өйрәнергә, күп еллар элек өйрәнгән нәрсәләрне искә төшерү өчен хәрби сбор үтәргә тиеш.
– Сергей Анатольевич, бу язда ничә минзәләлене хәрби хезмәткә җибәрергә планлаштырасыз?
– Без хәрби хезмәткә якынча 60 кешене җибәрергә планлаштырабыз. Әйбәт егетләр Кырымның шефлык бүлегенә, Томск шәһәренең уку үзәгенә, егетләрнең күп өлеше Россиядә үтәчәк зур чаралар, шул исәптән су спорты буенча дөнья чемпионаты һәм башка ярышлар белән бәйле хокук тәртибе саклау өчен сайлап алыначаклар. Минзәлә районы республикада граж даннарны контракт буенча хезмәткә алу буенча яхшылар рәтендә йөри. Узган ел безнең район контрактниклар буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән иде. Шул уңайдан Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов һәм Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.
– Быел эш ничек тора? Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр бармы?
– Хезмәт итәргә теләүчеләр бар. Елга 18 кеше җыю бурычы тора. Бүгенге көнгә контракт буенча хезмәт итәргә 15 кандидат сайлап алдык. Бишесе инде Владивосток, Таҗикстан, Оренбургка хезмәт итәргә киттеләр.
Шушы көннәрдә безнең хәрби комиссариатка хәрби хезмәткә контракт буенча гражданнарны сайлап алу буенча ТРның пункт начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы өлкән лейтенант Рөстәм Сафиуллин килде һәм контракт буенча хезмәт итәргә теләгән егетләр белән әңгәмә үткәрде. Рамил Сөләйманов югары уку йортын тәмамлагач ук контракт буенча хезмәткә китәргә теләген белдергән.
Рамил Сөләйманов:
– Минем уйлавымча, бүгенге яшьләр армиядә хезмәт итәргә тиеш. Чөнки без ялкауга әйләндек, тәртип җитми. Әйе, мин контракт буенча хезмәт итәргә барырга карар кылдым. Кечкенәдән миңа хәрбиләр, шпионнар турында фильмнар ошый иде. Мөгаен, бу минем хыялым. Әле җитмәсә, югары белемле егетләр өчен файдалы шартлар бар.
Руслан Мансуров, Рамилдан аермалы буларак, хәрби хезмәтне ишетеп кенә белми. Ватанга ул үзенең бурычын 2009-2010 елларда ук биргән. Хәзер Русланның хатыны, баласы бар.
Руслан Мансуров:
– Кечкенә шәһәрдә югары хезмәт хакы ала торган эш табу бик авыр. Фатир мәсьәләсен хәл итү дә җиңел түгел. Мин үзем Мәскәү шәһәрендә хезмәт иттем. Хәзер хезмәткә Сахалинга китәргә телим.
Алиса ШАХАБУТДИНОВА