ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр” ААҖнең суүткәргеч-канализация хуҗалыгы хезмәткәрләре суд приставлары- башкаручылары белән берлектә су буенча бурычлары күп җыелган 19 гражданда булдылар.

Шәһәр һәм авыллардагы предприятие һәм учреждениеләр территорияләрен чистарту буенча зур эш алып барыла. Көн саен санитар сәгатьләр, атна ахырында өмәләр оештырыла. Әмма кайбер минзәләлеләр үзләренең йорт фасадларын вакытында ремонтларга оныталар.

Быелгы, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Имин тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабында шәһәр һәм район мәктәпләреннән 19 команда катнашты.

Быел Минзәлә районында җирле әһәмияткә ия булган гомуми файдаланудагы юллар төзелешенә җирле һәм республика бюджетыннан әнә шул кадәр акча бүлеп биреләчәк.

 “Органик Групп-Минзәлә” идарәче компания игенчеләре беренче көннәрдә үк алган темпны киметми.

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан районыбыз, республикабыз, илебез күтәренке рухта яши. Бик күп бәйрәм чаралары уза.

Бик матур бер иртәдә РОСТО (ДОСААФ) автомәктәбе яныннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Каһарманнар эзе буйлап” автоузышы старт алды. Катнашучылар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары Михаил Тихонов, Михаил Тюкин, автомәктәп начальнигы Сергей Топоров, «Веста» күппрофильле яшьләр үзәге вәкилләре бар иде.

Район мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район ветераннар хорының дирижер Ләйлә Фаррахова җитәкчелегендә «Фронтовикка башыңны и» («Поклонись фронтовику») дигән зур концерты бу­лып үтте. 

8 май көнне Җиңү паркында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап митинг узачак. Шул ук көнне Чупай авылында обелиск ачыла.

7 майда шәһәрне чүп-чардан чистарту буенча чираттагы өмә үткәрелә. Минзәләлеләр шәһәрне чиста тотуга үзләреннән нинди өлеш кертәләр?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International