Һәркем өлеш кертсен

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

7 майда шәһәрне чүп-чардан чистарту буенча чираттагы өмә үткәрелә. Минзәләлеләр шәһәрне чиста тотуга үзләреннән нинди өлеш кертәләр?

Лилия Әкбәрова:

– Көзен һәм язын үзебезгә бирелгән участокларны чистартабыз, өмәләргә

чыгабыз. Өмәләр күбрәк оештырылса, шәһәребез тагы да чиста булыр иде.

Минзәлә – чиста һәм матур шәһәр, матурлыкны һәрберебез сакласын иде.

Гүзәлия Кадыйрова:

– Кызганычка каршы, күп кенә шәһәрдә яшәүчеләр урамнарны һәм ишек алларын чиста тотуга ваемсыз карыйлар. Мөгаен, алар территорияләрне район службалары җыештырырга тиеш, ә үзләре түгел дип ышана торганнардыр. Без чисталык һәм тәртип яратабыз, ләкин бөтенебез дә шуңа омтылмыйбыз. Француз язучысы Антуанаде Сент Экзюпериның повестындагы Кечкенә принц киңәшләренә таянырга кирәк: “Шундый катгый кагыйдә бар: иртән тордың, юындың, үзеңне тәртипкә китердең – һәм шунда ук үзеңнеңь планетаңны тәртипкә китер”.

Ландыш Шәмсетдинова:

– Шәһәрдә пычрак дип әйтә алмыйм, ләкин чиста да түгел. Мин үзем бервакытта да чүпне урамга ташламыйм, ниндидер кәгазь яки шешә ятканын

күрсәм, аны чүп чиләгенә салам. Бездән башка кем чисталык булдырыр. Урамда яз, бөтен нәрсә уяна һәм әйләнә- тирәдәге пейзаж безне шатландырырга, күңелләрне генә күтәрергә тиеш.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International