Эш атнасы Россия беренчелекләрендә җиңүче һәм призер булган район спортчыларын хөрмәтләүдән башланды
Эш атнасы Россия беренчелекләрендә җиңүче һәм призер булган район спортчыларын хөрмәтләүдән башланды 
Факаев Радмир 60 кг авырлык категориясендә 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча 1 урынны алды.
Юнзель Егор 77 кг авырлык категориясендә 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча бронза медаль иясе булды.
РФ Спорт министрлыгы дипломнары, район башлыгы Айдар Сәлаховның Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Тренерлары-Бәдриев Рәмзил Рафаил улы.
Егетләрнең зур хезмәте һәм тренерның ярдәме - мөмкин булмаганның мөмкин булуын исбатлый

