Район мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район ветераннар хорының дирижер Ләйлә Фаррахова җитәкчелегендә «Фронтовикка башыңны и» («Поклонись фронтовику») дигән зур концерты булып үтте. Ветераннар татар һәм рус халык җырларын үзенчәлекле итеп башкардылар, сугыш, солдат, тынычлык турында үлемсез җырлар җырладылар. Сугыш чорында иҗат ителгән шигырьләр укыдылар. “Русская песня” ансамбледә сынатмады, Минзәлә турында җырлар җырладылар.