Казанга сәяхәт – бәйрәм бүләге

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан районыбыз, республикабыз, илебез күтәренке рухта яши. Бик күп бәйрәм чаралары уза.

7 май көнне Казанда, Бөек Ва­тан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опе­ра һәм балет театрында Татар­стан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Республикабыз шәһәр-районнарыннан килүче ветераннар делегацияләре ара­сында минзәләлеләр дә бар. Алар бу әһәмиятле ва­кыйганы үзләре өчен зур дәрәҗә дип кабул иттеләр.

Сугыш һәм тыл ветераннары Тәгъдимә Ахунова, Анна Лебедева, Нәҗип Галимәрданов, Петр Зотов әлеге тантанада катнашачак.

Тәгъдимә Ахунова районыбызның Урыс авылында туа. Алты балалы гаиләдә үсә ул. 12 яшьлек кызчык дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң өлкәннәр белән бергә колхоз эшенә җигелә. Сугыштан соң Бөгелмәдә йөкче булып эшли. Биш бала тәрбияләп үстергән.

Анна Лебедева – гаиләдәге сигез баланың берсе. Ул да 12 яшеннән басуда эшли башлаган, Иске Маҗын авыл советына почта ташыган. Сугыштан соң төрле эшләрдә эшләгән.

Алты бала анасы. Татар Мөшегесе авылында яшәүче Нәҗип Галимәрданов утны-суны кичкән. Сер­жант званиесендә япон сугышында катнашкан. Сугыш­тан соң Казан Республика авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлаган, “Марс” колхозы рәисе булып эшләгән.

Петр Зотов Гришино авылында туган. Сугыш чорын­да басу-кырларда хезмәт куйган. МТСта механизатор булып эшләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International