Чүплек янәшәсендә яшәү

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Шәһәр һәм авыллардагы предприятие һәм учреждениеләр территорияләрен чистарту буенча зур эш алып барыла. Көн саен санитар сәгатьләр, атна ахырында өмәләр оештырыла. Әмма кайбер минзәләлеләр үзләренең йорт фасадларын вакытында ремонтларга оныталар.

Санитар икеайлыкның беренче ике ункөнлегендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны ачыклау максатыннан 8 рейд үткәрелде, аларда кагыйдәләр бозуның 44 очрагы ачыкланды, шулар буенча 9 административ беркетмә, шуларны бетерү буенча 15 предписание төзелде, 44 мең сумлык штраф салынды. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларның күпчелеге йорт яннарында

материаллар (утын, печән, тирес, иске покрышкалар, төзелеш материаллары, туфрак, ватык яисә иске транспорт чаралары) өеп кую һәм саклау белән бәйле. Бина, торак йорт хуҗалары үзләренең биналары, йортлары фасадларын ремонтлауга игътибар итмиләр. Коймалар җимерелгән, хуҗалык корылмалары тузган хәлдә, йортларда һәм коймаларда номер билгеләре куелмаган. Рейдлар үткәргәндә шәһәр читендә санкцияләнмәгән чүплекләр даими ачыклана. Алар күп очракта торак төзелешләре яки шәхси йортлар янәшәсендә була. Шушы тирәдәгеләр үзләре яшәгән йорт янәшәсенә чүп-чарларын ташлыйлармы, әллә башкаларның шушы адымына битараф калалармы? Чүплекләр янәшәсендә, антисанитариядә ничек яшәргә мөмкин соң? Мондый гражданнарның башка сыймаслык гамәлләренә карамастан, “Чиста шәһәр” ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан әлеге чүплекләр бетерелеп бара. Адмкомиссия минзәләлеләргә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга, аеруча санкцияләнмәгән чүплекләр ясаучыларга битараф калмаска, бу хакта 3-17-07 телефоны буенча шәһәр башкарма комитетына, 3-21-57 телефоны буенча адмкомиссиягә хәбәр итүне сорый. Төзекләндерү кагыйдәләрен сакламаган очракта гражданнарга 2-35 мең сум, вазифаи затларга 15-30 мең сум адмштраф Каралган. акцент Район җитәкчелеге барлык хезмәт коллективларына, укучыларга, күпкатлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә, үз шәһәрен һәм авылын чын күңелдән яратучы барлык минзәләлеләргә мөрәҗәгать итеп, ведомство карамагындагы һәм якын-тирәдәге территорияне җыештыруга максимум көч куярга, бәйрәмне чисталыкта-пөхтәлектә каршылау өчен 7 майда булачак гомуми шәһәр өмәсендә актив катнашырга чакыра.

 Татьяна ДОКУКИНА, район башкарма комитетының адмкомиссия сәркатибе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International