“Органик Групп-Минзәлә” идарәче компания игенчеләре беренче көннәрдә үк алган темпны киметми.
– Тиз арада дым каплату, бөртеклеләрне чәчү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Техника көздән үк әзерләнде. Механизаторлар барысы да тәҗрибәле. Иң беренче булып үз агрегатын тырмаларга МТЗ-1221 дә эшләүче Владимир Федоров алып чыкты, аның артыннан ук МТЗ-1221 тракторына СЗП-3,6 чәчкече тагып Анатолий Волосков арпа чәчәргә кереп китте. Чәчүчеләр Денис Тутулин һәм Альберт Мингалиев сынатмыйлар. Әлеге агрегатка орлыкны ГАЗ-53 автомашинасында Илназ Билалов ташып тора, – ди хуҗалык җитәкчесе Валерий Логинов.
“ Агроторг” чәчү комплексы белән Маккормик тракторында Альберт Козлов идарә итә. Альбертның агрегатына ашламаны Артур Миңнегәрәев, орлыкны Владимир Җирнов ташып тора.
Яхшы уңыш нигезе – сыйфатлы орлык һәм ашламалардан нәтиҗә-ле файдалану. Быел хуҗалыкта барысы 9 мең центнерга якын орлык салынган булган, бу планга карата 106 процент. Машинист Сергей Пакшин һәм Надежда Фәтхуллина орлыкларны “Алюр” препараты белән инкрустациялиләр .
“Мензелинские зори” агрофирмасы эшчәннәре җаваплы кампанияне җитди әзерлек белән каршы алдылар, – ди инвестор, ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов (өстәге рәсемдә ул Рамил Хуҗин – сулда һәм Фаил Гыйззәтуллин белән).
Әйе, монда бөтен төр техника апрель башында ук әзерлек сызыгына куелган иде. Агрофирма район басуларының өчтән берен били. Агрофирмага караган Калморза хуҗалыгында да язгы кыр эшләре уңышлы башланып китте. Монда, басуларда, дым каплату, җирләрне ашлау эше аеруча оешкан төстә
бара. Хуҗалык җитәкчесе Илфак Гумеров Зиннурны “хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторы”, дип таныштырды.
– Язгы кыр эшләрен нинди кәеф белән башлап җибәрдегез? – дип сорадым Зиннурдан.
– Кәеф көр, күңел күтәренке. Эшле булу – үзе зур бәхет ул, – дип җавап бирде ул.
– Җитәкчеләр, барысы да тырышып эшләгәнне күрә, тиешенчә бәялиләр. Әле менә узган ел гына да Ксерион 4500 тракторын миңа ышанып тапшырдылар. Ә менә яңа техникада эшләү – үзе бер зур куаныч. Зиннур “Хорш” чәчү комплексы белән көнгә 130-150 гектар җир чәчә. Икенче бер шофер Рамил Хуҗин янә сүзгә кушыла: “Эш шартларыннан канәгатьбез: көненә
өчәр мәртәбә тәмле итеп ашаталар, хезмәт хакын да бирәләр. Ашау яхшы булганда, кәеф көр булганда, җитәкчеләр кадерне белеп торганда, тырышып хезмәт куярга кирәк”, – ди алар. Туклану дигәннән, аларга ашларны төрләндереп Рәвилә Гәрәева пешерә. Басуда эшләүчеләр хаклы: көне елны туйдыра торган вакытта тырышып эшләргә дә кирәктер. Көннәр аяз торганда, чәчү эшләрен тагы бер атнада башкарып чыгу мөмкинлеге бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Илфак Гумеров.
“Полянка” КФХсында да чәчү тулы куәтенә бара. Эшне туктатып торган яңгырлардан соң, уҗымнарның күтәрелеп китүе игенченең күңелен тагы да дәртләндерде. “Полянка” КФХсы быел чәчүдә алдынгылар рәтендә атлый. Эшче-ләрдән моның серен сорагач, канәгатьлек белән: “Җитәкчебез әйбәт безнең!” – дип җавапладылар. Ә инде хуҗалыкның управляющие “эшчеләрдән уңдым, сынатмыйлар”, ди.
– Техникаларыбыз да, ягулыгыбыз да, ашламаларыбыз да бар, – ди ул. –Яз гына быел соңлабырак килде, әмма куркыныч түгел, җитешәбез, эшләр тәмамлануга бара.
Илшат Мөниров әйтүенчә, дым каплатуны оптималь срокларда тәмамлаганнар. 600 гектарда бөртеклеләрне чәчү тәмамланып килә. Чәчүчеләр: Олег Тапиков, Вәсил Гәрәев, Анатолий Сибиров, МТЗ-1221 тракторында чәчү чәчүче Александр Вышенский, “КамАЗ” автомашинасында орлык ташучы Руслан Горбунов, Т-4 тракторында җирне тырмалауда Илдар Хафизов, МТЗ-1221 тракторында культивациядә эшләүче Рәкыйп Сабирҗанов, МТЗ-80 тракторында чәчелгән җирләрне катоклауда Газинур Хамматов тырышып хезмәт куялар һәм ул аларны мактап телгә алып китте. Басу эшчәннәрен җылы аш белән тукландыру оештырылган.
Дилфас ГАЛИЕВ