Шушы көннәрдә “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр” ААҖнең суүткәргеч-канализация хуҗалыгы хезмәткәрләре суд приставлары- башкаручылары белән берлектә су буенча бурычлары күп җыелган 19 гражданда булдылар.
– Алар салкын су белән тәэмин итү һәм канализация хезмәтләре өчен озак вакыт түләмәүчеләр, аларның җыелган бурычлары 250 мең сумнан да артып китә. Социаль хәлләренә килгәндә, бурычларын капларга тулы мөмкинлекләре бар (әйтик, фатирларына ремонт ясалган, көнкүреш техникалары эшләп тора), – диде абонентлар бүлеге начальнигы Рамил Шәйсуваров.
Урынга баргач, суд приставлары-башкаручылары әлеге гражданнарның күрсәтелгән хезмәтләр өчен ни сәбәпле түли алмауларын ачыкладылар, бурычны вакытында капламаган очракта нинди җаваплылык каралган булуы турында аңлаттылар.
Барлык бурычлыларга да процессуаль документлар тапшырылды, мөлкәтләре күздән кичерелде, булган мөлкәтләренә арест салынды, эш урыннары, транспорт чаралары һәм керем чыганаклары барланды.
Суүткәргеч-канализация хуҗалыгы хезмәткәр- ләре әлеге бурычлыларга су бирүне тулысынча яки өлешчә чикләү кулланырга мәҗбүр булдылар.
Әлеге чараларның тәэсире булган: бурыч- лыларның җидесе икенче көнне үк бурычларын тулысынча яки өлешчә каплаган, 40 мең сумга якын бурыч түләнгән.
Милеккә арест салу, штраф салу, пенялар түләү, су бирүне чикләү һәм туктату кебек мәҗбүри чаралар куллануларын булдырмас өчен “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр” ААҖ җитәкчелеге гражданнарга бурычларын тиешле срокларда каплап барырга киңәш итә. Әгәр бурычлы гражданнарның уннарча мең сум җыелган бурычларын каплау көчләреннән килми икән, “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр” ААҖ (материалны судка тапшырганчы), реструктуризация турында килешү төзеп, бурычны этаплап каплау мөмкинлеге бирә.