ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Районыбызда һәр милләт халкы ныклы игътибар үзәгендә. Минзәлә районында өч мари авылы бар. Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, районда барлыгы мари милләтеннән булган 795 кеше гомер кичерә. Бу районыбызда яшәүче халыкларның 2,7 проценты дигән сүз. Әтрәкле авыл җирлегенә караган авылларда 534 мари һәм 680 татар, 12 урыс, 2 чуваш яши. Мари авылларында 109 кеше пенсия яшендә. 

Әтрәклеләрне бәйрәм белән котларга Татпотребсоюз рәисе, якташлары Мәхмүт Фаттахов, “Ак барс” холдинг компаниясе генераль директоры Илгиз Шаһиахмәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, башка мәртәбәле кунаклар килде. 

Талпаннарның активлык сезоны башланды. Талпан тешләгән 18 пациент теркәлгән, аларның 4се - 18 яшькә кадәрле балалар. Мөрәҗәгать иткәннәрнең 80%ы – шәһәрдә яшәүчеләр. 

12 июньдә безнең ил мөһим дәүләт бәйрәме – Россия көнен яки дәүләт суверенлыгы ту­рында декларация кабул ителгән көн, бу бәйрәм 2002 елдан башлап уздыры­ла, чагыштырмача иң “яшь” бәйрәм. 

Балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында “Олимпиец” спорт сәламәтләндерү лагерында капремонт булды. Мондый ремонтны “Олимпиец” күптән көтте, чөнки ел саен башкарыла торган ремонт косметик характерда була иде. 

16 июнь көнне, 14.30-16.00 сәгатьләрдә, Ленин ура­мы, 80 нче йорт адресы буенча РФ Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе юстиция подполковнигы Роман Валерьевич Шипков граждан­нарны кабул итәчәк. 

Татарстан Республикасы ДОСААФының региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе республика советы идарәсе карары нигезендә Минзәлә автомәктәбе ике тапкыр Советлар Союзы Герое Н.Г.Столяров исемендәге Күчмә вымпел белән бүләкләнде. 


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Урман чишмәсе аланында Минзәлә район Сабантуе булып узды. Минзәлә район Сабантуена килүчеләр арасында Венер Сәлимгәрәев(элеккеге КГБҗитәкчесе, генерал , якташыбыз) , Азат Хамаев(Татарстан Республикасының  җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры) ,Азат Җаббаров( Татарстан Республикасының Росриестр җитәкчесе), якташыбыз Георгий Куприянов кебек башка дәрәҗәле кунаклар бар иде. 

8 июнь көнне социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Алар кеше кайгысына иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы киң күңелле, ярдәмчел кешеләр. 

“Наркотикларсыз тормыш” республикакүләм айлык кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә ведомствоара патронатта торучы балалар өчен төркемнәр арасында “Тәмәке тартучыны бизә” дигән уен һәм “Тәмәке сине сындырганчы, син аны сындыр” дигән акция үткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International