8 июнь көнне социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Алар кеше кайгысына иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы киң күңелле, ярдәмчел кешеләр.
Шушы өлкәдә хезмәт куйган ветераннарны һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлыйм. Һәммәсенә дә түземлек, сабырлык һәм ныклы ихтыяр көче телим. Сезнең ярдәмегез һәрвакыт кешеләргә кирәкле булсын, рәхим- шәфкатегездән күңелләре җылынсын. Кылган барлык яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын, ярдәмгә мохтаҗ булучыларны ничек яклаган, саклаган булсагыз – язмыш та якыннарыгызны кайгы-борчулардан шулай саклап торсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, муллык телим.
Татьяна МЯСНИКОВА, социаль яклау бүлеге начальнигы