Әтрәклеләрне бәйрәм белән котларга Татпотребсоюз рәисе, якташлары Мәхмүт Фаттахов, “Ак барс” холдинг компаниясе генераль директоры Илгиз Шаһиахмәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, башка мәртәбәле кунаклар килде.
Хуҗалык җитәкчесе Радик Фәттахов үз чыгышында әтрәклеләрнең сабантуйны яхшы хезмәт күрсәткечләре белән каршы алуына басым ясады:
– Бездә булган һәм тырыш халык яши. Шуңа да барлык күрсәткечләр буенча да хуҗалык районда һәм республикада алдынгы урында бара. Хуҗалык авылларына караган Калтакта быел асфальт юл салыначак, шул авылдагы фермада бозаулар торагы һәм Әтрәкле авылында башлангыч мәктәп төзеләчәк. Быел сөт җитештерүне 25 процентка арттырдык, савым сыерларының баш санын 1 меңгә җиткерәчәкбез. Ул хуҗалыкта эшләгән һәр алдынгының исемен атап үтте.
Әтрәклеләрнең районның икътисадый үсешенә шактый өлеш кертүен Юрий Исламов та ассы зыклады:
– Быелгы сабантуй Әтрәкле авылында старт алды, бу хуҗалык район күләмендә генә түгел, республика һәм Россия күләмендә дә яхшы уңышка ирешә. Әлеге хуҗалыкта район сыерларының 10 проценты бар, шулай булса да, алар районның 15 процент сөтен җитештерә. Ул район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бәйрәмгә килүчеләрне кайнар тәбрикләде. Аннары Мәхмүт Фаттахов сүз алып, республика Премьер-министр урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән чын күңелдән сабантуй бәйрәме белән тәбрикләде. Аннары ул хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттаховка һәм хуҗалыкның баш экономисты Альбина Нургалиевага министрның Мактау грамотасын һәм исемле кул сәгатьләрен тапшырды.
Илгизәр Шагалиев яхшы һәм нәтиҗәле эшләгән хуҗалык механизаторла- ры Айрат Шиһабиев, Сергей Байбатыров, Данил Адылев, Рамил Минһаҗевка район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды.
Аннары игенчелектә һәм терлекчелектә югары уңышларга ирешкән хезмәт алдынгылары Радик Фаттахов кулыннан Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр алдылар. Бу көнне хуҗалыкта эшләгән һәм шушы җирлектә хезмәт куйган бюджет хезмәткәрләре дә (алар барысы 100дән артык) бүләкләнделәр.
– Бәйрәм җирлекнең үзешчән сәнгать осталары әзерләгән концерт белән башланды. Күпсанлы милли мәдәниятләрне берләштергән концертта татар, урыс, мари телләрендә җырлар яңгырады, шул җирлектә яшәүче халыкларның биюләре башкарылды.
Мәйданда милли көрәш старт алды, кемдер капчык сугышы уенында, кемнәрдер (алар өч егет, шуларның берсе Татар Мөшегесе авылыннан Рүзәл Гарипов) баганага маймыл сыман йөгереп менде, кул көрәшендә, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка кабып йөгерү кебек уеннардан тыш төрле конкурсларда катнашты. Көрәштә Минзәлә районының абсолют батыры булып Ришат Гайнетдинов, яшьләр арасында абсолют батыр булып Данис Гәрәев, килгән кунаклар арасында Чаллыдан Дамир Хәеров калдылар. Әтрәкле авылы сабантуенда ат ярышында барлыгы 24 ат катнашты, мондый күп атлы ярышның район сабантуенда да булганы юк. Ат чабышы өч километрлы дистанциядә булды. Ат чабышында Башкортостаннан килгән “Барни” кушаматлы ат белән Фаил Антипов беренче килде. Икенчедә “Вал” кушаматлы ат белән Ринат Ханов, өченчедә “Казбек” кушаматлы ат белән Ришат Вәлиев, дүртенчедә “Секрет” кушаматлы ат белән Эльмир Гәрәев (алар өчесе дә Актаныш районыннан) килде.
Дилфас ГАЛИЕВ