Районыбызда һәр милләт халкы ныклы игътибар үзәгендә. Минзәлә районында өч мари авылы бар. Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, районда барлыгы мари милләтеннән булган 795 кеше гомер кичерә. Бу районыбызда яшәүче халыкларның 2,7 проценты дигән сүз. Әтрәкле авыл җирлегенә караган авылларда 534 мари һәм 680 татар, 12 урыс, 2 чуваш яши. Мари авылларында 109 кеше пенсия яшендә.
Район җирлегендә яшәүче марилар актив булулары белән аерылып торалар. Җыр-моңга да, биюгә дә, нәфис сүзгә дә оста алар. Биредә “Мари кас” ансамбле байтак еллардан бирле эшләп килә. Әлеге ансамбльгә 10 кеше йөри, алар авыл җирлегендә үткән чараларда актив катнашалар. Район күләмендә уздырылучы бер генә чара да алар катнашыннан башка үтми. Калтак, Филимоновка, Чупай – Минзәлә районындагы төп мари авыллары. Соңгы вакытта марилар санының берникадәр азаюы күзәтелә. Шулай булса да, Филимоновка һәм Чупай авылларында башлангыч мәктәпләр әлегә эшләп килә. Ә инде Калтак урта мәктәбендә 50 бала үз туган телендә белем ала. Бу мәктәп быел 110 еллыгын бәйрәм итәчәк. Район мәктәпләре арасында ул чал тарихлы мәктәпләрнең берсе. Гади генә авылда бер гасырдан артык тарихлы мәктәпнең булуы, анда яшәүче халыкның зур мирасы, байлыгы, горурлыгы да!
Бүгенге көндә дә мәктәп үзенең йөзен, телен, гореф- гадәтләрен саклап, шул традицияләргә нигезләнеп эш итә. Мәктәпнең үзенчәлеге шунда: балалар өч телдә укыйлар, һәрбер телгә ихтирам һәм кызыксыну белән карыйлар.
2011 елда Илья Михайлович То к м у р з и н -Л а м б е р с к и й н ы ң тууының 115 еллыгына багышлап Калтак урта мәктәбендә Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Бу конференциядә Мари Респуб- ликасыннан да мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Ул бу авылда наданлыкны бетерүдә, халыкны белемгә тартуда мөһим роль уйнаган.
Социаль структурага кил- гәндә, өч мари авылында да күптән инде табигый газ яна, йортларына су үткәрелгән, быел Калтак авылы юлына да асфальт түшәләчәк.
Мари авылларында эш табу да авыр мәсьәлә түгел. Мисалга, Чупай һәм Калтак авылы янәшәсендә генә Көчле “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы урнашкан. Авыл халкының 38е шушы хуҗалыкта эшли. Кайбер ир-атларга эш җитеп бетмәгәнлектән 58е читкә китеп Чаллы шәһәренең “Камдорстрой”ында, Мөслим районында һәм Себер якларында хезмәт куялар. Тырышып дөнья көткән һәр мари гаиләсе бүген мул һәм җитеш тормышта яши. Калтакта – 126, Чупайда – 53, Филимоновкада 30 йорт бар.
Мари авылларында тел дә югалу юлында түгел. Биредә мәктәпләрдә укытылудан тыш, өйләрендә алар фәкать туган телләрендә генә сөйләшәләр. Татар һәм урыс телләрендә дә иркен аралашалар. Марилар үзләре, һәркем янәшәдә яшәүче милләтләрнең телен һәм гореф-гадәтләрен белергә тиеш, дип уйлыйлар. Аларны күршеләрдәге татар авыллары белән дуслык кына түгел, кардәшлек җепләре дә бәйли. Мәсәлән, мари кызлары татар егетенә кияүгә чыгалар, татар кызлары марилар авылларына килен булып төшәләр. Күз тимәсен, бик яхшы яшиләр, балалар үстерәләр, йорт- кураларын яңарталар. Бу җирлектә интернациональ гаиләләр шактый һәм аларның саны 30 дан артып китә. Шунысы куанычлы, алар арасында аерылышучылар юк диярлек.
Мари авылларында тәвәккәл кешеләр байтак. Мәсәлән, Калтакта Айдар Исламов терлек үрчетә һәм аны кулланучыларга озата. Шәхси эшмәкәр Виталий Апсаттаров халыктан сөт җыя. Гомумән алганда, җирлектәге мари халкы бик тырыш.
2008 елда Калтак авылында ТР мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклары Ассамблеясы инициативасы белән мари мәдәнияте тормышында зур, күренекле вакыйга булды. Быел да “Семык” бәйрәме Калтак авылында 13 июнь көнне була, анда бик күп кунаклар киләчәк.
Дилфас ГАЛИЕВ