Талпаннарның активлык сезоны башланды. Талпан тешләгән 18 пациент теркәлгән, аларның 4се - 18 яшькә кадәрле балалар. Мөрәҗәгать иткәннәрнең 80%ы – шәһәрдә яшәүчеләр.
Әйтергә кирәк, безнең район эндемияле булып тора, ягъни энцефалит белән зарарланган талпаннар бар. Талпан энцефалиты район территориясендә соңгы тапкыр 40 ел элек теркәлгән иде. Быел район үзәк хастаханәсенә беренче пациент 23 апрельдә мөрәҗәгать иткән. Узган ел бу паразитлар 27 минзәләлене тешләгән, шул исәптән бер бала да бар, дип хәбәр итә табиб-инфекционист Гүзәл Шестакова.
Бу кызык. Энцефалитны күчерүчеләр эре һәм вак мөгезле хайваннар булырга мөмкин. Кәҗә һәм сыер сөтен кулланганда да авырырга мөмкин. Талпанлы энцефалит белән зарарланмас өчен сөтне кайнатырга кирәк.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА