“Наркотикларсыз тормыш” республикакүләм айлык кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә ведомствоара патронатта торучы балалар өчен төркемнәр арасында “Тәмәке тартучыны бизә” дигән уен һәм “Тәмәке сине сындырганчы, син аны сындыр” дигән акция үткәрелде.
Болар “Наркотикларсыз тормыш” дигән наркотик- ларга каршы республика айлыгы кысаларында булды.
Чарада 10 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балалар катнашты. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Аларга профилактик фильм күрсәтелде. Соңыннан балаларга тәмәке тарта торган кешене ничек күзаллыйсыз, шулай буягыз, дигән бирем бирелде. Дәрестән соң балалар шәһәрдә яшәүчеләргә тәмәкене баллы конфетка алыштырырга тәкъдим ясадылар. Шулай ук шәһәр бульварында тәмәке тартуның зыяны турында язылган буклетлар таратылды, дип хәбәр итә социаль педагог Ләйсән Галиева.