Балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында “Олимпиец” спорт сәламәтләндерү лагерында капремонт булды. Мондый ремонтны “Олимпиец” күптән көтте, чөнки ел саен башкарыла торган ремонт косметик характерда була иде.
Бүген иске корпуслар урынында борыстан яңа өйчекләр төзелгән. Анда пластик тәрәзәләр, тимер ишекләр урнаштырылган, электр үткәрелгән. “ШЭ Галиев” субподряд оешмасының прорабы Николай Григорьев сүзләренә караганда, борыслар пропитка белән эшкәртелгән, ә өйдәге һәм баскычтагы идәннәр лак белән капланган. – Корпуслар экологик чиста продукт – борыстан төзелгән. Биредә суларга иркен һәм җиңел, балаларга уңайлы шартлар ошаячак. Киләсе елда шулай ук программа кысаларында лагерь территориясендә балалар мәйданчыгы төзеләчәк. Алга таба ел әйләнәсе эшли торган лагерь оештырырга уйлыйбыз, – диде “Олимпиец” спорт лагеры начальнигы Ирина Михайлова.
Бүгенге көндә территорияне төзекләндерү бара. Идарәче компания эшчеләре өйләргә бара торган юлларга брусчатка җәйделәр. Шулай ук лагерьның коймасы алыштырылды. Иске тимер сетка урынына яңа, 380 метр озынлыгындагы агач койма булачак. Урамдагы яктырткычларны да алыштырдылар, яңа баганалар һәм яктырткычлар урнаштырылды, юынгычлар һәм санузеллар да ремонтланган. “Олимпиец” лагерын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 4 млн 600 мең сум акча бүлеп бирелгән.
безнең өстәмә
Бу җәйдә яшь минзәләлеләр өчен дүрт шәһәр яны сәламәтләндерү лагеры эшләячәк. “Олимпиец” җәйге спорт лагерында 4 смена булачак. Монда 300 бала сәламәтлеген ныгытачак. Шәһәр яны лагеры беренче ял итүчеләр өчен ишекләрен 8 июньдә ачты. Аэроклуб территориясендә урнашкан “Патриотлар үстерәбез”лагеры 4 сменада 150 бала кабул итәчәк. Бер смена бер атнага сузылачак. “Полянка” лагерында 4 смена булачак, анда барлыгы 120 бала ял итәчәк. “Кояшкай” шәһәр яны лагерында өч сменада 250 бала ял итәчәк. Ул 15 июньдә ишекләрен ача. Шулай ук 1 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлады.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА